Логотип Идель
Ялкын

БДИ-2017: РАСПИСАНИЕ

Быел мәктәп укучылары дәүләт йомгаклау имтиханнарын өч этапта тапшыра алачак: вакытыннан алда, төп һәм өстәмә вакытта.

БДИны вакытыннан алда тапшыру этабы 23 марттан 14 апрельгә кадәр үтә. Өстәмә этап 5-16 сентябрь көннәрендә уза. Имтиханны вакытыннан алда тапшыру этабында катнашучыларның имтихан нәтиҗәләре күпчелек югары уку йортларына кергәндә мөһим роль уйный. Имтиханны вакытыннан алда тапшыруда резерв көннәр нигезле сәбәп аркасында әлеге этапның төп көннәрендә сынауны бирә алмаучылар өчен кирәк. Мисал өчен, кеше авырып китсә яки расписаниедә ике имтиханны тапшыру вакыты бергә туры килсә.

Төп этап исә 29 майдан 1 июльгә кадәр узачак. Төп этапта күпчелек мәҗбүри фән – рус телен тапшыра. Укучы үз теләге белән сайлаган фәннәр арасында җәмгыять белеме, физика, биология һәм инглиз теле популяр. Ике мәҗбүри фән (рус теле һәм математика) буенча нәтиҗәләре канәгатьләндерерлек булмаган, мәктәпне быел тәмамлаган егетләр-кызлар рус теле һәм база дәрәҗәдәге математика буенча БДИны өстәмә этапта – 5-16 сентябрь көннәрендә тапшыру мөмкинлегенә ия.

Химия, биология һәм физика имтиханнарында җавапларның әзер вариантлары булган биремнәр азайтылды. Бу – уйламыйча гына җавап бирүдән котылу өчен эшләнә. Тора-бара җавапның әзер вариантын сайлауны күздә тоткан мондый биремнәр бөтенләй юкка чыгачак. БДИда катнашучыларга имтиханга үзләрен белән бары тик каләм, су һәм шоколад алып керергә рөхсәт ителә.

2017 елда БДИ тапшыру көннәре


Вакытыннан алда тапшыру этабы:
23 март - география, информатика һәм мәгълүмати-коммуникацион технологияләр;
27 март - рус теле;
29 март - тарих, химия;
31 март - математика Б, П;
3 апрель - чит телләр (телдән);
5 апрель - чит телләр, биология, физика;
7 апрель - җәмгыять белеме, әдәбият.

Резерв көннәр:
10 апрель - география, химия, информатика һәм мәгълүмати-коммуникацион технологияләр, чит телләр (телдән), тарих;
12 апрель - чит телләр, әдәбият, физика, җәмгыять белеме, биология;
14 апрель - рус теле, математика Б, П.

Төп этап:
29 май - география, информатика һәм мәгълүмати-коммуникацион технологияләр;
31 май - математика Б;
2 июнь - математика П;
5 июнь - җәмгыять белеме;
7 июнь - физика, әдәбият;
9 июнь - рус теле;
13 июнь - чит телләр, биология;
15 июнь - чит телләр (телдән);
16 июнь - чит телләр (телдән);
19 июнь - химия, тарих.

Резерв көннәр:
20 июнь - география, информатика һәм мәгълүмати-коммуникацион технологияләр;
21 июнь - әдәбият, химия, физика, җәмгыять белеме;
22 июнь - биология, тарих, чит телләр;
23 июнь - чит телләр;
28 июнь - математика Б, П;
29 июнь - рус теле;
1 июль - барлык фәннәр буенча.

Өстәмә этап (сентябрь):
5 сентябрь - рус теле;
8 сентябрь - математика Б.

Резерв көннәр:
16 сентябрь - математика Б, рус теле.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев