Логотип Идель
Ялкын

«БАШНЫ КЕМГӘ ТАПШЫРЫРГА?!»

«Эшем кешесе» сәхифәсендә кунакта ике бик кызыклы кеше – Лилия Вәлиуллина һәм Илназ Кадыйров. Нәрсәсе белән кызыклы соң алар? Нәрсә берләштерә үзләрен? Ә менә нәрсә – икесе дә, университет тәмамлап, югары белем алганнан соң, тоталар да... Башка юлны сайларга булалар. Лилия беренче профессиясе буенча дизайнер, Илназ – журналист. Ә хәзер икесе дә – стилист‒парикмахер.  

«Иң текә һәм стильле кызлар-малайлар башларын бары тик Лилиягә генә ышанып тапшыра. Чөнки ул тылсымчы!» ‒ дип инандырды мине чәчен кыркытып, башына, Канада флагындагыча, өрәңге яфрагы ясаткан дустым Илшат. Чыннан да шулай булып чыкты. Мең мәшәкать, борчу белән үткән көн азагында, арган-талган хәлдә, Лилия янына керәсең дә, дөньяның бар вак-төяген онытасың. Лилия чәчләрең белән ниндидер тылсым кылганда, син талгын гына рәхәтлеккә бирелеп, нирванага киткәндәй буласың... Илназда әле үземнең чәч кистереп, ясатып караганым юк-югын, ләкин ул бик кызыклы, иҗади кеше, шуңа күрә аның кулларының тылсымына да берсүзсез ышанам...

Сорау: парикмахерларны бу тылсымга кем өйрәтә соң? Ә кайбер салоннарда (бигрәк тә арзанлыларында) дорфалыкка, мәгънәсезлеккә кем өйрәтә? Шуннан нәтиҗә дә чыгара аласың: син үз эшеңнең остасы булсаң, дәрәҗәң, эш урының, хезмәтеңә куелган бәя дә югарырак була. Ә эшеңнең остасы булу, иң беренче чиратта, кешегә булган мөнәсәбәттә чагыла. «Ә, ярар, килгәнсең, тизрәк кыркып җибәрим», ‒ дип кенә «кәттә һәм модалы чәчтараш» титулын яулап булмыйдыр ул. Хәер, бу хакта Лилия белән Илназ үзләре сөйләсен әле.

КАЙДА УКЫРГА?

Лилия Вәлиуллина, Deville матурлык салонының парикмахер-стилисты: Чәчтараш булырга өйрәтүче уку йортлары җитәрлек. Арада төрлесе бар, мөмкинлекләреңә карап сайлыйсың инде. Әлбәттә, мактаулы, зур традицияләре, тәҗрибәсе булган уку йортына өстенлек бирсәң, яхшырак. Мин үзем «СтандАрт» Россия-Британия матурлык индустриясе академиясендә укыдым. Университетның 5нче курсын тәмамлаганда шундый теләк туды да – тәвәккәлләдем.

Илназ Кадыйров, «Эльгресс» имидж-студиясенең стилист-парикмахеры: Парикмахерлык мине нык кызыксындырды һәм үземне сынап карарга булдым. 136нчы һөнәри лицейда укып чыктым да баш-аягым белән чумдым бу дөньяга. Һәм үкенмим. Гел яңарып, үзгәреп тора торган дөнья, монда үзең дә бер урында гына таптанып тормыйсың.

НИЧЕК ЭШКӘ УРНАШЫРГА?

Лилия Вәлиуллина: Укуны тәмалау белән эш эзли башладым. Эш табу кыен түгел, чәчтарашларга ихтыяҗ зур. Ләкин барысы да алай җиңел генә түгел. Укып бетереп, эшкә урнашканда, сине ике куркыныч сагалый: 1) амбицияләрең зурдан, имеш, яңа гына белем алып чыктың да, ничек эшләргә кирәклеген бик шәп беләсең, әмма тәҗрибәң юклыгы беренче эш көнендә үк үзен сиздерәчәк; 2) ялтыравык исем артында һәрвакытта да чын профессиональ салон булмаска да мөмкин, бу очракта мондагы шартлар хыялыңны, омтылышларыңны чикләячәк. Ләкин кайвакыт тыштан ялтыравык, эчтән калтыравык эш урыннарын күрү дә – яхшыга, алар сине чарлый, ныгыта, яхшыны яманнан аерырга өйрәтә.

Илназ Кадыйров: Эшкә урнашу әллә ни кыенлык тудырмый. Салоннар күп бит, чәчтарашларны көтеп кенә торалар. Әмма иҗади яктан ачылыр өчен үз урыныңны табарга кирәк. Ә үз урыныңны тапканчы, озак эзләнергә дә мөмкинсең. Төрле җирләрдә эшләп, төрле кыенлыклар белән очрашырга... Әмма төшенкелеккә бирелергә ярамый, үзеңне үстерергә һәм эзләүне дәвам итәргә. Тәҗрибә туплагач, сине көткән урын үзеннән-үзе табылачак. Аннары, чәчтарашлар алар бит салон, урын белән генә бәйле халык түгел, мине, мәсәлән, төрле чараларга, туйларга причёскалар ясау өчен чакыралар. Салондагы урын өчен ай саен түләп куям да, клиентларның түләгән акчасы үз кулыма керә. Өйдә кабул итүче чәчтарашлар да бар, алар аренда өчен дә түләми.

СИН БЕЛЕРГӘ ТИЕШ!

Лилия Вәлиуллина: Парикмахерлык өлкәсендә – гел үзгәрешләр. Сезон саен яңа тенденцияләр, трендлар. Син дөньяда стильләрнең ничек алышынып торуын, бүген нәрсә актуаль, ә нәрсә юк икәнлеген белеп торырга тиеш. Әгәр клиентың, килеп, Джаред Лето яисә Леди Гаганыкы кебек причёска таләп итсә, синең «Ничек соң ул?» дип сорарга хакың юк. Син ул причёсканы шунда ук ясый башларга тиеш!

Мин креатив чәч буяу һәм кисү серләрен Лондонда өстәмә рәвештә өйрәндем, колористиканың үзенчәлекләренә даими рәвештә Мәскәүгә барып, Wella студиясендә өйрәнеп кайтам, яңа тенденцияләрне белеп торыр өчен Питерга сугылгалыйм... Чит илләргә чыгып өйрәнүләр, парикмахерлык сәнгате буенча төрле бәйге-фестивальләрдә катнашу, дисеңме... Болар барысы да сине үстерә, баета һәм шәп белгеч итә.

Илназ Кадыйров: Иң мөһиме – үз эш стилеңне булдыру. Аннары – барысы да майлаган кебек бара. Әмма бу, җитте, мин инде профессионал дип, тынычланып калырга тиешсең дигән сүз түгел. Мин гел эзләнәм, экспериментлар ясыйм, заманча причёскаларга милли колорит кертергә тырышам. Үземне парикмахер, чәчтараш дип түгел, ә чәчһәвәс дип атыйм. «Һәвәс» безнеңчә яңгырый торган бик матур сүз, үз эшенә бирелгән, аңа кулы ята торган кешене аңлата ул.

КЛИЕНТЛАР – АЛМА ТҮГЕЛ!

Лилия Вәлиуллина: Әзер килеш агачтан өзелеп төшмиләр. Алар чын мәгънәсендә могҗиза эшләсәң генә, кире сиңа әйләнеп кайта. Ә могҗиза ул нәрсә? Кешенең теләген 101%ка үтәү. Үз эшеңне яратып эшләсәң, клиент моны тоя, сез бергәләп уртак шедевр тудырырга омтыласыз, фикердәшләргә әйләнәсез. Тылсым шулай ярала. Ә аннары кеше салоннан чыгып китә дә, шушы тылсымны башкалар белән уртаклаша, тегеләре үз хыялларын чынга ашыру өчен сиңа килә. Дөнья түгәрәк. =)

Илназ Кадыйров: Бүгенге көндә клиентларым җитәрлек, салонга килүчеләр дә, чакырып алучылар да. Айга йөзләгән кеше үтә минем кул аша. Һәрберсенең үз теләге, үз стиле, үз күзаллавы. Нигездә, мин инде «үземнеке» булган клиентлар белән эш итәм, алар – минем, мин аларның җаена, вакытына көйләнгән. Теге юлы кистереп киткәннән соң, әйтик, бер ай эчендә аларның чәче белән нәрсә булганын бик яхшы күзаллыйм. Креслога килеп утыргач, кайберләре белән бер-беребезне сүзсез дә аңлыйбыз. Яңа клиентлар үзләре килә, кешедән ишетеп, Интернеттан күреп, ниндидер чаралар вакытында эшләгәнеңне карап торып.

ҺӘР ПАРИКМАХЕРДА ПСИХОЛОГ «УТЫРА»

Лилия Вәлиуллина: Кайчак кеше нәрсәдер тели, кемгәдер охшарга тырыша, әмма бу причёсканың үзенә килешмәячәген аңламый. Бу очракта клиентны рәнҗетми генә, үгетләргә кирәк. Иң яхшы юл – аңа туры киләчәк башка образларны, фикереңне такмый гына күрсәтү.

Илназ Кадыйров: Кеше белән эшләү ошый миңа. Бәлки, кайчандыр журналист булуым да ярдәмгә киләдер. Клиент теләге – закон. Мин аларның теләкләрен үтәргә, алар көткән образны тормышка ашырырга тырышам. Дөрес, кайчак үзем дә тәкъдим ясыйм. Кайвакыт бергәләп яңа образ иҗат итәбез. Гомумән, мин яңа образлар иҗат итәргә яратам. Кайбер клиентлар бик теләп экспериментка ризалаша. Причёскалар ясаганда, әллә нинди яңа идеяләр туа башта. Кулларың гына өлгерсен!

КЛИЕНТ КҮП БУЛСА, АКЧАҢ ДА КҮП

Лилия Вәлиуллина: Бу – миф. Кайбер мастерларның берничә генә бик әйбәт түли торган клиенты булырга һәм алар аңа башкалар 15-20 клиенттан алган табышны китерергә мөмкин. Үзеңне ничек бәяләүдән дә тора. Чынында, чәчтарашлар акчаны яхшы гына эшли. Кайберәүләр хәтта – бик яхшы да.

Илназ Кадыйров: Яңа клиентларга караганда, инде даими клиентлар күбрәк акча китерә. Шуңа күрә аларны саклый белергә кирәк. Чыгып эшләгән җирләрдән дә акча әйбәт килергә мөмкин. Бу инде сезонга, ситуациягә карап. 8 март, Яңа ел, чыгарылыш кичәсе – табыш вакыты. Әмма минем беркайчан да үземә: «Карале, менә бу майлы калҗаны эләктереп калырга кирәк», ‒ дип максат куйганым юк. Күңелем ятса – эшлим, юк икән, табыш өчен генә теләмәгән заказга алынмыйм. Аена 120-130 меңләп эшлим.

P.S. Лилия Вәлиуллина: «Түбәсе киткәннәр» һөнәре бу. Чөнки көн дә ниндидер гадәттән тыш теләкләр булып тора: яшел чәч, ярымпеләшкә кырылган баштагы яфраклар, зигзаглар... Һәм бу әле – чик түгел! =)

 

[gallery size="medium" ids="2356,2355,2351,2352,2350,2349"]

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев