Логотип Идель
Ялкын

«БАЛАЛАР ТӨШЕРГӘН ФИЛЬМ НИНДИ БУЛА?»

XI Казан Халыкара мөселман киносы фестивале өчен 11 кыскаметражлы фильм сайлап алынган. Шуларның өчесе - Россия, икесе - Мисырныкы, ә Иран, Әфганистан, Таҗикстан, Италия, Мексика, Берләшкән Гарәп Әмирлекләреннән берәр фильм тәкъдим ителә. Шунысы кызыклы: сайлап алынган фильмнарның яртысы балалар тарафыннан төшерелгән. 


«Белый воробушек» - Таҗикстаннан килгән Диловар Султонов үзенең героена шундый исем бирә. Биш яшьлек малай сөйләшә алмый, ләкин бу җитешсезлек аңа дөньяны танып-белергә комачауламый. Сабый көн дә бакчаларына очып килә торган чыпчыкны күзәтә һәм үзен зур дөньяда яши торган кечкенә кош итеп күз алдына китерә. Очасы килү теләге үлемнән куркуны да җиңә ала. Садама Нико Вахиди төшергән «Ты не американец» (Әфганистан) фильмы герое каршылыклы хисләр кичерә. Кечкенә малай яралы солдатка су эчерә, хәленнән килгәнчә ярдәм итә. Тик әлеге солдатның Америкалы булуы аны өнсез калдыра. Чөнки сабыйның күзаллавында Америка солдаты җирдән йөри алмый, ул усал көчләр кебек күктән төшә, өйләрне юкка чыгара һәм әниләрне үтерә. Хакыйкать ачы була икән шул: яралы егет, дөрестән дә, Америка солдаты. Ләкин...

Салех Насса төшергән «Центральный рынок» (БГӘ) фильмы героен исә кызыклы маҗаралар көтә.

«Пусть ветер унесёт мои слова» (Россия, Башкортостан) фильмы нигезендә "Сак-Сок" бәете ята.

Аталар һәм балалар проблемасын Мисырдан килгән Мөхәммәд Камель дә күтәрә. «Холодная весна» ата белән үсмер кыз арасындагы мөнәсәбәтләрне чагылдыра. Джулио Мастромауро төшергән «Нувола» (Италия) картинасы сабыйларның, дөрестән дә, тормыш яме булуын дәлилли.

Моннан тыш, тамашачылар Юсеф Каргараның «Элегия» (Иран),   Хоузан Абдоның «Лейла» (Мисыр), Анджелика Романини төшергән  «ИншаАллах» (Мексика), Салават Юзеевның «Хлопнул дверью и ушел» (Россия) һәм Юрий Даниловның  «№9» (Россия, Татарстан) фильмнарын карый алачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев