Логотип Идель
Ялкын

БӘЛЕШМЕ, КОНТРОЛЬ ЭШМЕ?!

Нинди гаделсезлек инде бу: 45 минут башыңны бәрә-бәрә укыйсың да, 15 кенә минут ял итәсең?! Бәлки, киресенчә эшләргәдер? «тәнәфес»нең түгәрәк өстәленә җыелган яшьләр белән шул хакта, әле тагын мәктәптә бәлеш ашау, укытучыларны парижга җибәрү һ.б. Турында сөйләштек.

Түгәрәк өстәл сөйләшүендә катнашалар: Казанның 27 нче гимназия укучысы Ләйсән Шәрәфетдинова, Чаллының 12нче мәктәбеннән Илшат Миңнегулов, Мөслим лицее укучысы Ләйсән Галимова һәм Азнакай районы Татшуган мәктәбеннән Гөлнур Мортазина. Егет-кызларга мәктәп һәм вакыт темасына бәйле төрле вакыйгалар бирелде. Алар шуларга мөмкин кадәр кызык итеп җавап бирергә тиеш иде. Нәрсә килеп чыкканын үзегез бәяләгез!

1) Шимбә көнне, гадәттә, 4 кенә дәрес укыйсың, ди. Әмма 30 февраль көнне беренче ике дәрес булмаячак, ике укытучы да эш буенча Парижга киткән. 3-4нче дәрескә барачаксыңмы?

Ләйсән Ш.: Күңелемнең яхшы ягы: «Бар, дәрес калдырырга ярамый! 1-2нче дәрес вакытында 3-4нче дәрескә әзерләнерсең!» − ди.  Күңелемнең яман ягы: «Нишлисең соң син ике сәгать буена??? Барма! Рәхәтләнеп йокларсың», − дип әйтә.

Ләйсән Г.: Хм, бигрәк кызык сорау бу 30 февраль турында. Андый көн юк бит. Кызганам мин укытучыларны. 30 февраль көнне Парижга төшләрендә генә барсалар инде.

Гөлнур: Эх, булсын иде әле андый көн! Укытучыларыбызның Парижга түгел, дәрес калдырып, Казанга да киткәннәре юк әле!  

2) Күз алдыңа китер: син – бөтендөнья мәгариф һәм фән министры! Тик бары бер генә сәгатькә. Шушы вакыт эчендә нинди карарлар чыгарыр идең?

Ләйсән Ш.: Ооо!!! БЕРЕНЧЕ ЧИРАТТА – БДИны ЮККА ЧЫГАРАМ!!! Нәрсәгә инде ул? Укучыларның нерв системасын бетерергәме?! Икенчедән, укытучыларга хезмәт хакларын күтәрәм. Алар безнең белән ничек азапланалар бит!

Илшат: Инглиз, кытай, япон телләреннән мәҗбүри БДИ кертер идем!

Гөлнур: Министр булып утырганнарның үзләренә БДИ бирдертсәмме?! Укучылар кичергәнне үз башларыннан кичереп карасыннар иде!

3) Мәктәпне туры таякка (линейкага) җыялар, ди. Директор (апа-абый): «Балалар, сезгә бер тәкъдим бар! 31 декабрь көнне иртәнге 8дән кичке 8гә кадәр укысагыз, каникулны бер атнага озайтабыз», − ди. Җавабың?

Ләйсән Ш.: Тагын бер ооо!!! Укыр идем! Өстәмә бер атна бит ул! Минемчә, укытучылар безне 8гә хәтле укытып утырмаслар! Үзләренең дә, кайтып, табын әзерлисе бар ич!

Илшат: Риза, Яңа ел көнне кунаклар килүгә өстәл әзерлисе була. Ә минем әзерлисем килми. Кичке сәгать 8гә кадәр укысаң, өйдә сиңа бер эш тә калмаячак. Әмма 1нче гыйнвар көнне якыннарың синнән үч алырга мөмкин.

 «Бушка бәлеш ашаталар!»

4) Әгәр хәлеңнән килсә, бер дәресне ничә минутлык итәр идең?

Ләйсән Ш.: 30 минут та муеннан җитә, дип уйлым. Башлы укучы аз вакыт эчендә дәресне аңлар ул, аңламаганы – өйгә кайтып, укыр бер-ике кат!!!

Илшат: Бер дәресне 6 сәгатьлек итәргә кирәк. Бер көнне бер генә дәрес укыйсың да өйгә кайтасың. Хәзерге кебек көненә 6 дәрес күп бит ул.

Гөлнур: 25 минут җитә безгә! Укытучы да тема аңлатырга җитешә, без дә, түземсезләнеп, звонок булганын көтеп утырмас идек.

  • 3 минуттан дәрес башлана. Кемдер: «Ашханәдә бушка бәлеш ашаталар», – ди. Ләкин 3 минуттан математикадан контроль эш була. Соңга калсаң, укытучы дәрескә кертмәячәк... Сиңа нәрсә кадерлерәк: бәлешме, контроль эшме?


Ләйсән Ш.: Берәр дустымны чиратка бастырып, үзем дәрескә барыр идем. Аннары, укытучыдан чыгарга рөхсәт сорап, ашханәгә очып барып җиткәнче, дустым бәлешне инде алган да булыр иде. Ашыйм да, тамак тук булып, кире дәрескә кереп китәм!

Илшат: Математика кабинетына керер идем дә, классташларга бәлеш турында сөйләп, барыбыз бергә ашханәгә чабар идек. Бу очракта укытучы контроль эш уздыра алмас иде.

Ләйсән Г.: Бәлеш кадерлерәк, әлбәттә. Контроль эшне соңрак та эшләп була. Бер ачуланганнан гына дөнья бетмәс. Ә бәлеш ул – сирәк була торган бәхет. Җитмәсә, бушка!

Гөлнур: Бәлешнең бер кисәген авызга кабып, дәрескә йөгерәм. Контроль эштә ничек тә йотармын инде үзен. Ләкин бер сорау: мәктәптә нинди бәлеш ди ул?

 

«Әбиең тагын йоклап калганмы?»

 6) Мескен будильник азаплана-азаплана 10 минут шалтырап, сине уятырга маташкан. Әмма син аны ишетмәгәнсең, дәрескә соңга калгансың. Ә дәресне директор укыта, ди. Мәктәпкә өченче дәрескә генә килгәнсең. Коридорда усал директор күреп ала да, сине үзе янына чакыра. Ни әйтер икән?

Ләйсән Ш.: Усал булсамы?.. Белмим шул, безнең директор андый түгел. Алай ук соңга калганым да юк үзе! «Абау, Ләйсән, килеп тә җиттеңмени? Нишләптер бу юлы тиз! Әйдә, дәрескә бар инде!»... Эх, соңга калсам, шулай дип әйтсен иде әле!!!

Илшат: «И, Илшат, ярый әле, беренче ике дәрескә килмәгәнсең. Рәхәтләнеп йоклап, ял иткәнсеңдер, чөнки 3нче дәрестә Казаннан килгән тикшерүчеләр математикадан контро-о-оль эш уздырачак».

Ләйсән Г.: «Ләйсән, син нишләп соңга калдың?! Әбиең тагын йоклап калганмы?! Икенче юлы үзем килеп уятырмын сине!»

7) Өченче көн дустыңа 17 яшь булган. Киләсе елда аңа инде 20 яшь тула! Ничек шулай була икән ул?

Ләйсән: Мда-а-а, гомер тиз уза!!! Бәлки, ул, паспортын югалтып, яңаны ясатканда хата киткәндер?

Илшат: Ул 29нчы февральдә туган.

Ләйсән Г.: И-и, өч ел буе аның туган көнен йоклап үткәргәнмен икән. Аңа инде 20 яшь. И-и, Аллам...

Җавап: Әлеге вакыйга 1 гыйнварда сөйләнелгән. Дустың 31 декабрьдә туган. Өченче көн (30 декабрьдә) аңа 17 яшь булган, ә кичә 18 тулган. Быел аңа – 19, ә киләсе елда 20 яшь булачак.

 

 

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев