Логотип Идель
Ялкын

АРЧА ЯЗУЧЫЛАРЫ БИЕКТАУ ЯЗУЧЫЛАРЫ БЕЛӘН ОЧРАШТЫ

Иҗат белән җенләнгән шәхесләр, белгәнебезчә, бер урында гына кул кушырып утырырга яратмыйлар.  Алар һәрдаим юлда, эзләнүдә... Безгә, арчалыларга да, хас бу күренеш. Шулай итеп, без бүген Биектауда кунакта.

“Каурый каләм” иҗат берләшмәсе вәкилләре: Халидә Фәйзрахманова, Зиннур Тимергалиев, Гөлсинә Зәкиева һәм Арча шәһәренең үзәк китапханәнең халыкка хезмәт күрсәтү бүлеге мөдире Әлфия Нәкыйповна белән Биектауның үзәк китапханәсенә юл алдык. Монда безне колач җәеп каршы алдылар, керергә өлгермәс борын чәй өстәленә утырттылар. Ә аннары кунакларны түгәрәк өстәл артына җитди сөйләшүгә чакырдылар. Сөйләшү, әлбәттә, җитди обстановкада бармады, ә киресенчә бик җиңгел, дустанә аралашу булды.


арча 1

Китапханәнең хәзерге директоры Лилия Сәлимовна башлап сүз тотты. Кыска гына итеп Биектау районы, аның китапханәләре, иҗат кешеләре хакында сөйләде. Ә шушы китапханәнең элекеге мөдире Диләрә Мансуровна һәм китапханәче Фирая Ибрагимовна үзләренең иҗат җимешләре белән безне ял иттерделәр. Биектауның туган як музее директоры Билал Салахович һәм танылган йолдыз Әбри Хәбриев та катнашты бу эчтәлекле очрашуда.

Арча белән Биектауның һәвәскәр язучылары үзара тәҗрибә уртаклашып, киңәшләр биреп,  мактанышып (монсыз мөмкин түгел) кына утырмадылар, ә хәтта уртак фикергә килеп “Һәвәскәр язучылар фестивале” уздырырга карар кылдылар. Бу хыяллары һич шиксез тормышка ашар дип уйлыйм, чөнки нигез салучылары рухи яктан көчле, ә илһам чишмәләре ташып тора...

арча 2

“Татар тамашачысына нәрсә кирәк икәнен ачыклауы кыен, аларга барысын да чәйнәп каптырырга кирәк”-ди Ә. Хәбриев. Шулай булгач, хәзерге көн иҗат кешеләренә укучының, тыңлаучының, тамашачының күңелен күрү ай-һай җиңел түгел. Ләкин талантың һәм үҗәтлегең булса 200% барысы да булыр дип уйлыйм.

Түгәрәк өстәл артында сөйләшү сәгать ярымга гына каралган булса да без бу вакыт кысаларыннан чыгып бер сәгатькә артыгырак та утырдык әле. Мондый аралашуны ярты юлда бүлеп булмый бит инде, шулаймы!?

арча 3

Хуҗалар кунакларны көндезге аш белән дә сыйларга онытмадылар. Аннары туган як музее белән таныштырдылар. Кызганыч, вакыт бик аз булганлыктан Биектау буенча экскурсиягә чыгарга өлгереп булмады. Әмма бу очрашу соңгысы булмас дип уйлыйм. Иркенләп тагын килербез, Алла боерса.




P.S. Тәнкыйть кәнфит түгел дигәндәй, әйтми калдыра алмыйм. Биектауда мин беренче тапкыр. Әйе, ул зур, матур... Тик бу матурлыкны йорт кырыйларында үсеп утырган чүп үләннәре генә боза сыман. Безнең Арчабыз чисталык ягыннан бер адым алда икән бит!




Илүзә Касыймова, Яңа Кенәр урта мәктәбенең 10 Б класс укучысы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев