Логотип Идель
Ялкын

«АЛМА АГАЧЫННАН ЕРАК ТӨШМИ»

Борын-борын заманда, кәҗә команда, саескан сотник, бака плотник булганда яшәгән, ди, әби белән бабай. Аларның булган ди оныгы. Бу малайның исеме – Үзсүзле икән. Ул бик шук булган. Әбине дә, бабайны тыңламаган. Ни теләсә, шуны эшләп йөргән. Аның өчен аларга күп тапкырлар кызарырга туры килгән.


Менә берзаманны әби белән бабай авырып, үлеп китәләр. Үзсүзле ялгызы яшәп калган. Көн үткән, төн үткән, атналар, айлар, еллар үткән. Малай егет булып үсеп җиткән. Инде өйләнеп тә куйган. Бер ел үткәч, аның малае туган.


Малае да әтисе кебек шук булган, әнисен дә, әтисен дә санга сукмаган.


Үзсүзле үзенең малаена карап, үзенең кечкенә чагын исенә төшергән, чөнки аның малае бик кире булган. Ул, “Алма агачыннан ерак төшми” дигән мәкальне искә төшергән. Бала вакытта усал, шук, тәртипсез булуына бик үкенгән. Әбисе белән бабасы алдында гафу үтенәсе килгән. Әмма соң икәнен аңлаган.


Без дә итагатьле, шәфкатьле булып үсик. Өлкәннәрне хөрмәтлик, кечеләрне кадерлик. Яхшы сүзләрне әйтергә соңга калмыйк!


Совет районы Казан шәһәре 141 нче урта мәктәп 6 нчы сыйныф укучысы Абдуллина Азалия.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев