Логотип Идель
Ялкын

8 МАРТ ШПАРГАЛКАСЫ: ЧЫН КҮҢЕЛДӘН - МАТУР СҮЗ!

Күбебез, 8 март кайчандыр гадәти бер көн булгандыр, дип уйлап та карамый. Бәйрәмме – бәйрәм! Ял итәбезме – итәбез! Хатын-кызлар бәйрәме диләр...

1908 елның 8 мартында хатын-кызның ир-ат белән тигез дәрәҗәдә булуын раслау максатыннан оештырылган митингта катнашучылар да әлеге көн календарьда кызыл белән язылыр дип уйлап та карамагандыр. Нәрсәне бәйрәм иткәнебезне бераз аңыштык, ә хәзер кечкенә генә бүләккә чират җитте. Тик ул, сез көткәнчә, хатын-кызларыбызга түгел, ә ир-атларга, егетләргә булачак. Әниең, әбиең, апаң, сеңлең, сыйныфташ кызың һ.б хатын-кыз исемен йөрткән якын кешеләреңне котларга сүз эзлисеңме? Тапталган котлаулардан туйдыңмы? Рәхим ит! Сиңа бүләккә бер кочак тәбрикләмә. Бары котлыйсы кешеңнең исемен генә язасың калды.

Әниеңә, әбиеңә котлау сүзләре:

[caption id="attachment_34011" align="alignright" width="480"] Фото: pixabay.com[/caption]

1) Кояш көлә, мин елмаям,
8 март бүген.
Бүген әниләр бәйрәме,
Шуңа күңелем шат минем.
Кайсын юам, кайсын җыям,
Чиста булсын, ак булсын
Әниләрнең күңеледәй
Бөтен нәрсә пакъ булсын.
Бәйрәм бүген, бәйрәм диеп,
Бар дөнья көлеп торсын
Әни бәйрәме икәнен
Әти дә белеп торсын -
Әти дә көлеп торсын!

2) Елмайса, йөзеннән аңлыйм
Әнкәемнең теләген.
Дөнья киңлегенә тиңлим
Әнкәемнең йөрәген.
Әнкәй, сиңа бүләк итәм
Бөтен дөнья гөлләрен.
Юллар кебек озын булсын,
Әнкәем, гомерләрең.
Ай нурыннан да нурлырак
Әнкәемнең йөзләре.
Моңлы көйдәй күңелемдә
Әнкәемнең сүзләре.
8 март бәйрәме белән, әнием!

3) 8 март -
Әни бәйрәме.
Бүләк итәрмен
Чәчәк бәйләме.

Ничек табарга,
Кайда чәчәк бар?
Кая карама -
Каплаган ак кар.

Әнигә шигырь
Бирдем бүләккә.
«Гомергә, - ди ул, -
калыр йөрәктә!»

4) Яраткан әнием! Күктә кояш ничек кирәк булса, син дә безгә шулай кирәк. Кояш ничек бар җирне яктыртса, син дә шулай өебезне яктыртасың, кояш ничек җылытса, син дә шулай безне җылытасың. 8 март белән котлап, сиңа бары иң изге теләкләрне генә телисем килә. Син елмайсаң, дөньяда яшәү мең кат рәхәтрәк. Бәйрәм белән, әнием!

5) Әбекәем, син 8 Март – язның беренче бәйрәме белән котлыйм. Син – өебезнең нуры. Син биргән төпле киңәшләр - миңа тормышта терәк. Синдә булган зиһен, тәҗрибә безгә тормышта ярдәмче. Син бәйләгән оекбашлар кышның иң салкын көнендә дә җылыта, ә син пешергән өчпомак булганда миңа башка бернинди тәмле әйбер дә кирәкми. Сәламәт бул, авырма, бәйрәм белән!

[caption id="attachment_34014" align="alignright" width="480"] Фото: pixabay.com[/caption]

Туганнарыңа котлау сүзләре:

1) Март аенда, кар өстендә,
Кояш нурлар уята:
Яз килә, каршы алыгыз,
Дигән хәбәр тарата.
Без беләбез, җылы язның
Иң беренче бәйрәме -
Әниләр, әби-апалар
Хатын кызлар бәйрәме.

2)Бәйрәм белән әниләр!
Бәйрәм белән әбиләр!
Апалар һәм сеңелләр!
Бик кечкенә бәбиләр!

Кызлар бәйрәме белән
Чын күңелән котлаем!
Кочагыма алыр өчен,
Каршыгызга атлаем.

Телим сезгә ак бәхетләр,
Шатлыкларның зурысын!
Мәхәббәтнең иң сафларын,
Уңышларның тулысын!

Озын гомер телим сезгә,
Юлларыгыз уң булсын!
Матур бәйрәм көнегездә
Теләкләр кабул булсын!

3) Карлар каплый әле кыр юлларын,
Әмма вакыт язга әйләнде.
Бәйрәм белән сине, туганым,
Котлы булсын дөнья бәйрәме!
Ямь өстәсен бәйрәменә тагын,
Бар яктылык көнгә әйләнеп.
Тырыш, назлы, гүзәл кыз туганым,
Котлы булсын язгы бәйрәмең.
Бәйрәм җиле кага тәрәзләргә,
Яшьлек кайта бүген дөньяга.
Умырзая шыта бу мәлләрдә,
Кар астында чишмә уяна.
Чиксез бәхет теләп, кызыл талда
Елкылдаша көмеш бөреләр.
Бәйрәм белән, эшчән апакайлар,
Алтын куллы сылу сеңелләр!

4) Ихлас язның беренче бәйрәме белән котлыйбыз!
Яз - безнең тыйнак тормышыбызга яңа көч, дәрт, омтылыш, ышанычлар алып килә торган вакыт. Яз сулышы гаиләгезгә муллык алып килсен, күңелләрегезгә сабырлык, барчагызга саулык китерсен. Ходай сезне үз шәфкатьлелеге, рәхимлелегеннән ташламасын, теләкләрегезне тормышка ашырырга ярдәм итсен, өстәлләрегез ямьле, аш-суларыгыз тәмле, бәйрәмнәр мөбарәк булсын.

5) Кол иткән дә, гөл иткән дә - хатын-кыз. Алар – җирдә булган бөтен ямьнең үзәге. Ир кеше гомерендә өч эшне эшләргә тиеш диләр: агач утыртырга, йорт салырга, малай үстерергә. Агач утырту - бер эш, ә менә аны тәбрияләү, карап үстерү, су сибү – икенче. Ә бу эшне иң оста башкаручы зат - хатын кыз. Өй салуга килсәк, бу эш зур сабырлык, көч-хезмәт таләп итә, әмма салынган йортны чиста-пөхтә, аңа җан җылысын өрү – хатын-кыз бурычы. Малайны да дөньяга хатын-кыз китерә, назлап-сөеп үстерә, тәрбияли. Хатын-кыз – яңа тормышка җан бирүче. Бәйрәмегез белән, хөрмәтле хатын-кызлар!

6) Көннең яктылыгы — кояшта, күкнең матурлыгы — йолдызларда, җир йөзенең гүзәллеге — хатын-кызларда. Сине шул җир йөзен бизәген хатын-кызлар көне белән тәбриклим. Шушы бәйрәм көне елмаеп баткан кояш матурлыгын, табигатьнең самимилеген өстәп, күңелеңә шатлык, тәнеңә сихәтлек, өеңә иминлек алып килсен!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев