ФЕВРАЛЬ САНЫ

Февраль санының иң төп вакыйгасы – ЯҢА МӨХӘРРИР! Димәк, “Мөхәррир сүзе” дә яңа. Ник Илназ абый яңа вазифасын “Финиш сызыгы күренә” дигән сүзләр белән башлаган?!
Олылардан еш кына “Кыш бетәме инде, җәй тизрәк җитсен иде”, дип сыкрануны ишетергә була. Ә безгә кыш ни дә, җәй ни – һәр фасылдан ”кызык” табабыз. Безне кышын катлам-катлам киенеп йөрүләре дә, аяк астындагы тайгак юллар да куркытмый. Арабызда әле “тайгакны” махсус эзләп йөрүчеләр бар бит. Кышны сагынып көтүчеләр... Тимераякта шуарга яратучы, хоккей уйнаучы балалар хакында бу сүз. “ЯЛКЫН”ның февраль санын без шундыйларны истә тотып әзерләдек. Олы Кайбычның “кечкенә” хоккейчылары Диана Вәлиуллина һәм Алмаз Гәрәфетдинов турында язып, Арчаның боз сараеннан репортаж ясап бетергәндә, редакциябез дә кыштан курыкмый башлаган иде инде. Апас районы Каратун мәктәбе укучылары һәм укытучыларыннан тау шуарга чакыру алу белән тиз генә җылы киемнәребезне җыйдык та киттек. Кыш көне тау шумыйча калып буламы соң? Син дә безгә "кушыл" - “ЯЛКЫН”ның февраль санын укы!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
12 сентября 2025 - 16:19
«ТУГАН БАТЫР» АНИМАЦИЯ ПРОЕКТЫ «АЛТЫН МИНБӘР» КАЗАН КИНОФЕСТИВАЛЕНЕҢ ТӨП ПРИЗЫН ЯУЛАДЫ
-
10 сентября 2025 - 15:56
КАМАЛ ТЕАТРЫ ЯҢА БИНАГА КҮЧӘ!
-
8 сентября 2025 - 14:34
«ӘЙДӘ, ШАЯРТ!» ТАТАР КВН ЛИГАСЫ ҖИҢҮЧЕСЕ БУЛУ ӨЧЕН ДҮРТ КОМАНДА КӨРӘШӘЧӘК
-
5 сентября 2025 - 14:31
МӘКТӘП КАНИКУЛЛАРЫ КАЙЧАН БАШЛАНА?
Нет комментариев