Логотип Идель
WORLDSKILLS

WORLDSKILLS ҖИҢҮЧЕЛӘРЕ - ПРЕЗИДЕНТТА КУНАКТА

WorldSkills дөнья чемпионатында җиңү яулау – бер бәхет. Ә республика Президенты сине шәхсән котласа – икеләтә куаныч дигән сүз! Россия җыелмасы составында чыгыш ясаган Татарстан командасына да шундый уңыш елмайды бүген. Дөньякүләм ярышларда призлы урын яулаганнарны Рөстәм Миңнеханов шәхсән котлады.

Россия медальләр исәбе буенча шушы ярышларда беренче урынны алды. Ә гомуми исәптә безнең ил бишенче урынны яулады. Әлеге күрсәткечтә безнең республика яшьләренең дә өлеше зур. Россия җыелмасы 11 призлы медаль алды, осталык өчен алынган медальләрнең саны 22гә җитә.



– Без әле юлның башында гына. Мин осталык буенча медальләр саны күбрәк булырга тиеш иде дип саныйм. Мондый яхшы нәтиҗәләрне безнең ил беренче тапкыр күрсәтте. Безнең республика ярышларга барып кайтканчы, Россиядә WorlSkills турында беркем дә белми иде. Сезнең җиңү - ул үзегезнең, остазларыгызның, экспертларның, «Ворлдскиллс Россия» союзының нәтиҗәле хезмәте, – ди Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов.

Аның фикеренчә, кайбер катнашучыларның медаль яулый алмавына ярыш шартларының үзгәрүе, җайланма белән проблема булу да тәэсир итми калмаган. 2018 елда да безнең илне конкурсантлар лаеклы рәвештә тәкъдим итәргә тиеш.

Ярышларда катнкашкан яшьләрне эшкә урнаштыру мәсьәләсе дә борчый Президентны. Ул бу җаваплы миссияне Татарстан министрлыкларына тапшырды. Теге яки бу компетенция буенча җаваплы профильле министрлыклар конкурсантларны эш белән тәэмин итүдә роль уйнарга тиеш.



– Татарстан «Ворлдскиллс Россия» союзы оештырылганнан бирле аның ярышларында катнашып килә. Без Абу-Дабида узган бәйгеләрне җиңеп чыктык, тик чын-чынлап көрәш безне 2019 елда Казанда көтә, – ди «Ворлдскиллс Россия» союзының техник директоры Алексей Тымчиков.

Безнең республиканың WorldSkills гаиләсен нәрсә берләштерә дигән сорауга экспертлар «команда рухы, җиңүгә ышану, хезмәткә сәләтле булу», дип җавап бирә. Бүген дөньякүләм ярышларда җиңеп чыккан Вадим Поляков, Андрей Дюбанов, Павел Фадеев, Альберт Минеевны Татарстан Президенты да шәхсән котлап, аларга рәхмәт хатлары тапшырды.

Абу-Дабидагы ярышларда осталык буенча медаль алучы Альберт Минеев КИТТУда (КХТИ) белем ала. Ул киләсе елда EuroSkills ярышларында катнашырга җыена. Ә 2019 елда Казанда узачак чемпионатка булачак чемпионнарны әзерләячәк.

Алинә МИННЕВӘЛИЕВА
Ринат НӘҖМЕТДИНОВ фотолары





















Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев