Иҗат
-
КЕШЕ КҮҢЕЛЕ – КАРА УРМАН
Кырлар өстеннән пар күтәрелә, җир исе аңкый. Ишегалдында казлар кыйгылдаша, тавыклар кытаклый, сыерларның тук мөгрәве ишетелә. Авыл, кышкы караңгылыктан исән-имин арынып, ямьле, ак чәчкәле майларга кереп бара. -
МИН ЮЛЛАРДА СИНЕ ЭЗЛӘДЕМ
Кулын баш астына куеп, түшәмнән күзләрен алмый яткан Ринасның уйлары тагын үзеннән-үзе шул елларга кайтты. Еллар дип, еллар да түгел, санлы айлар гына булды Ринас Әфганда, тик шаукымы гына елларга, бөтен гомеренә сузылды шул. Ул җәһәннәмдә үткән һәр көн авырлыгы белән елга тиң шул. Шуңа күрә Ринас бүген үзен йөз яшьлек карт итеп тоя. -
КИСЕЛГӘН ЮЛ
Пермь ягының таулы-үзәнле, йомшак бәс бизәгән купшы нарат урманлы, әкияттәгедәй гүзәл табигатен соклана-соклана машина тәрәзәсеннән күзәтеп бара торгач, Инзилә, башын кыек салындырып, изрәп киткәнен сизми дә калды. Йокысы да тирән түгел түгеллеген, черем итү генә. -
НӘЗЕР КӨЧЕ
Арасын тигезләп, үлчәп утырткандай тезелеп киткән бәрәңге рәтен эшкәртеп чыкканчы хәлдән тайган Зәйнәп карчык кәтмәнен куйды да, уфылдый-уфылдый җимеш бакчасына керде һәм алмагач күләгәсендәге эскәмиягә табан юнәлде. Иелеп эшләү биленә дә тигән, беләкләр дә сулкылдый. -
БЕЗ СИҢА ЯТ ТҮГЕЛ
Унынчы классны тәмамлагач, Чулпан коточкыч кайгы кичерде: көтмәгәндә әнисе үлеп китте. Яше илледән дә артмаган иде әнисенең. Моңа кадәр чирләп, зарланып та йөргәне булмады. -
ПАР БЕЛӘЗЕК
Зөлхиҗҗә иртәгесен туган-тумача, дусларын, тирә-күршеләрен җыеп Коръән мәҗлесе уздырырга әзерләнә иде. Киләсе кунаклар инде чакырылган. Бик озак урын хастасы булып яткан әнисенең бакыйлыкка күчкәненә ике ел узып та киткән. Хәергә өләшәсе йомшак ак сөлгеләре күптән түрдәге тумбочка өстенә таслап куелган. Зөлхиҗҗә әнисе исән чакта да аңа гел ак төстәге күлмәкләр, яулыклар гына ала иде. Биш ел урында ятты карчык. -
ҮЗ ЯЛГЫШЫМ, ҮЗ ЯЗМЫШЫМ
Рәмилә, уйларыннан арынып, наушнигын салды да кызының бүлмәсенә керде. Индира скайптан Марс белән аралаша иде. Шулай да әнисен күргәч, экранны сүндереп куйды. Рәмиләнең Хәбир турында бик сорыйсы килә иде. Әмма сүзне башка яктан башлады: “Син, кызым, дәү әниең белән алай дорфа сөйләшмә, ярыймы. Ул бит сиңа яхшылык кына тели”. Әнисенең бу сүзләре ачуын китердеме, Индира йөзен чытты: “Әни, син ул җен карчыгына буйсынып, үзеңне ирдән, мине әтидән яздырдың! Сез икегез дә аның корбаны! -
СОҢГЫ ВАСЫЯТЬ
Көзнең елак бер көнендә, дүрт ел элек карчыгыннан ятим калып, ялгызы гына көн күргән Әбүзәр карт янына хәл белергә шәһәрдән сеңлесенең кызы Римма кайтты. Вакытын күбрәк мич артында качышлы уйнаган тычканнарның кыштырдавын тыңлап, ятагында үткәргән карт, кунак кайткач, бераз җанланып китеп торып утырды, мич ягып җибәрде, чәй куйды. -
ТӘҮГЕ МӘХӘББӘТ
Ә мәхәббәт дигәнең буйга-сынга карыймы соң? Ул бит буйга гына түгел, яшькә дә карамый. Мәхәббәт үтмәслек киртәләр юк. Ә тәүге сөю бигрәк тә...Ә Зөлфәтнең йөрәгендә әле бу саф тойгының бөреләнеп чәчәк атар чагы гына. Унҗиде яшь... Гомернең иң матур, иң кадерле чагы икәнлеген без бик күп еллар үткәч кенә аңлыйбыз шул. Мәңгегә шулай яшь, матур, дәртле булырбыз кебек. -
ГӨЛЧӘЧӘК
Сәгатьләр буена текәлеп яткан түшәм агы күзен авырттыра башлагач, Гөлчәчәк көч-хәл белән торды да тәрәзә янына килеп басты. Урамда җәй. Кешеләр каядыр ашыга. Бала-чага йөгерешә. Кояш яндыра. Җил бүген комбинат ягыннан исә, сасы ис китерә. Һава аеруча авыр. Үпкәне өтә. Ютәле кузгалган Гөлчәчәк үрелеп форточканы ябып куйды. -
ИЗГЕЛЕК ОРЛЫГЫ
Хатын үзен аптыраткан сорауны егеткә бирде: “Улым, танымыйм бит әле мин сине. Кем буласың соң?”. Кыска кара чәчле, көчле, матур гәүдәсенә килешле кием кигән ят егет юлдан күзен аермыйча гына кара күзлеген салды да, Саҗидәгә карап елмайды: “Ә болай таныйсыңмы, Саҗидә апа?”. Хатын, нинди генә сабыр холыклы булмасын, гаҗәпләнүеннән чак кычкырып җибәрмәде: “Рәфил балакаем, синме? Кит лә, булмас!”. -
ӘНИ КОЙМАГЫ
Сөмбел кайтып кергәндә әнисе, мәш килеп, буялмаган ак идәнен юкә мунчаласы белән ышкып-ышкып юып ята иде. “Әнием!..” Кызын кичен кайтыр дип көткән карчык, көтмәгәндә генә килеп кергән Сөмбелне күргәч, күземә күренәме? дигәндәй карап торды да, мунчаласын ташлап, аның кочагына атылды: “Бәбекәем, исән кайттыңмы?”. -
АВЫЛ ЧИТЕНДӘГЕ ЙОРТ
Баш очыннан очып үткән кыр казларына ияреп диярлек, көзге эшләрне бетергәч тә Алмалының дачалы халкы, машиналарына бакча уңышын төи-төи, шәһәргә кайтып китә башлый. Авылда кыш чыгарга төп халык кына кала. Хәер, утыз-кырык кешене халык дип атау да бик дөрес түгел кебек. Шау-шулы, ыгы-зыгылы дачалылар киткәч авыл тынып кала, кешеләр дә җиңел сулап куя. Җирле халык “шәһәр ялкауларын” бик сөеп бетермәсә дә, алар юк чакта йортларын ут-күздән, намусын югалткан яман куллардан сакларга тырыша. -
ТАЛДА КҮКЕ НИ САНЫЙ?
Кунаклар өчен мәш килеп сый әзерләп яткан Мәликә күрше бүлмәдә бала елаган тавышны ишетеп чыкты да ике яшьлек Алисәне кулларына алып юатарга кереште: “Йә, кызым, йә, ни булды?” Шук балаларча тик тора белмәгән теремек Алисә шкаф ишегенә бармакларын кыскан иде. Дәү әнисе нәни кызның бер урыннан кызарып чыккан кулына зыян килмәдеме дип карады да өргән булды һәм Алисәне көйли-җайлый юатты: “Бетте, бетте, матурым, бетте. Елама яме, акыллым...” -
КИЧЕРҮ
Тик соңгы арада Катифә карчыкка кызы белән киявенең аралары суынган кебек күренә. Әнисе алдында үзен бик гади тоткан ачык йөзле Дамирасы иренә бик күтәрелеп карамаска тырыша кебек. Ни булган? Тавышланып, гаугалашып та яшәмиләр кебек... Кызыннан бу турыда соравы кыен. Аларның тормышына кысылу кебек...