Иҗат
-
ХАТ ТАШУЧЫ КЫЗ
Фәния, кыяр-кыймас кына атлап, зур залга килеп кергәндә, күргәзмә эшен башлаган иде инде. Ил күләмендә танылган рәссам Ирек Сәлимгәрәевнең иҗаты белән кызыксынучылар диварга эленгән картиналарны игътибар белән, җентекләп карыйлар. -
ИСКЕ КҮЛМӘК
Бер атнадан шәһәрдә яшәгән балалары, машинага төялеп, тагын кайтып төште. Әнисенең хәл-әхвәлен сорашкач, Алтынчәч, зур гына төенчек чыгарып, карчыкның алдына куйды һәм бераз гаепле төс белән сүтә башлады: − Әнкәй, иске киемнәреңне юарга алып киткән идем. Юып, үтүкләп алып кайттым. Рәнҗемә инде, ярыймы?.. -
ИКЕ УЛЫМ
Фидаилның хәле чыннан да бик кызганыч иде. Кырык ике яшендәге сөлектәй ир эчәгенә ясаткан операциядән соң беткән, ябыккан иде. Өч ай буена урында ятып как сөяккә калган иде. Ракка каршы табиблар да көчсез шул. Алар бу явыз чирне дәвалый алмый, бары тик булдыра алганча, авыруның санлы гына елларын, айларын озайтырга тырыша. -
БӘХЕТКӘ ХАКЫ БАР ҺӘРКЕМНЕҢ...
Егеткә Римма турында уйланып бару чиксез рәхәт иде. Ул, телефонын кабызып, интернет челтәренә керде һәм кызның битен эзләп тапты. “Ава”га икәү төшкән фотоларын куйган. Сәхифәсендә тагын ниндидер матур шигырьләр... Руслан аларны бик аңлап та бетми. Шулай да аңа кызның нечкә күңелле булуы, хисләргә бирелә белүе ошый. “Энҗе сибә кемдер учлап-учлап икәү йөргән көзге сукмакка...” Барысы да Руслан белән Римма турында... -
«КЫШКЫ ТЫНЛЫКНЫ САКЛЫЙМ...» – ИЛҺАМИЯ ГЫЙЗЗӘТУЛЛИНА ИҖАТЫ
Илһамия Линар кызы Гыйззәтуллина Яшел Үзән районы Осиново бистәсе С.К. Гыйматдинов исемендәге гимназиянең 10 сыйныфында белем ала. Фортепианода уйнау, шигырь язу, социаль челтәрләрдә ана телебездә эчтәлекле постлар язу да аның яраткан шөгыле. Иҗатка мәхәббәт дәү әтиләреннән һәм әнисеннән күчкәндер, мөгаен. -
ГОМЕРЛЕ КОЕ
“Авылыбызның бер чишмәсе миңа аеруча якын, – дип сөйләп китте, ике ел элек кенә бакча күршебез булып киткән Наилә апа. Дөресрәге, авылдан бераз читтәрәк ул, урман юлы буенда. Ата-бабаларның чишмәне “Гомерле кое” дип атаулары юктан гына булмагандыр – авылыбызның озын гомерле кешеләре байтак. Гадәттә коены – кое диләр, чишмәне – чишмә. Нишләп “Гомерле чишмә” түгел? -
ӨЧ ТУГАН
− Кызым, йонны алай тарткалама, сузгалама, ярыймы? Менә болай көйләп кенә, аермый гына яз. Алай өзгәләп бетергәч, ничек аны җепкә оештырырга, ничек эрләргә була? Оекбашсыз каласың бит! Нәни куллары белән йон язып утырган Лилия, әнисе күрсәткәнчә эшләргә тырышса да, онытылып китеп уйный башлый. -
ҮГИ ӘНИ
Чит авылга килен булып төшкәч, ут күршем дә, киңәшчем, таянычым да Әминә апа булды. Җор күңелле, шатланып, җырлап кына йөри торган апа иде ул. Өч улының өзелеп яраткан әнисе, Ядъкәр абыйның тугрылыклы хатыны иде. -
ҮЗ ЙОЛДЫЗЫМ
«Һаваларда ничә йолдыз, санадыңмы син кичә, Хәдичә?» – дип кычкырып көләләр миннән малайлар. Йолдыз түгел, кояшын да күргән юк әле монда... Көләрлек тә шул! Юньле исем дә кушмаганнар, ичмасам, миңа! -
ӨЧЕНЧЕ ХАТЫҢ КАЙДА?
Туып-үскән йортыңны калдырып, икенче яшәү урынына күченү авыр, дип сөйлиләр. Әмма Зифаны мондый зур үзгәрешләр бер дә куркытмады. «Яңа урын – яңа тормыш» дигән уй белән, кыз кирәкле җиһазларын, киемнәрен, савыт-сабаларын катыргы тартмага тутырырга ашыкты. -
ЯҢА ЕЛ ТУРЫНДА ШИГЫРЬЛӘР
Буең белән түгел син. Эшең белән олы бул. Һәр кешенең гел көткән Иң бәхетле елы бул. -
ЯЛГЫЗ КАЕН
Туган авылына әйләнеп кайткач, вакыт табып каен янына барып утырды егет. Каенның кәүсәсе ныгынган, юан-юан ботаклары тирә-якка таралган, яфраклары лепер-лепер җилдә шаулаша. Әйтерсең лә: «Кайттыңмы исән-сау, Хәйретдин? Ә без сине көттек монда», – дип әйтәләр. -
КОРЫГАН АЛМАГАЧ
Ул чакта Мәрхәбә белән Сәфәр, мәш килеп “эшләп” йөргән улларына куана-куана карап, менә бервакыт ул да үсеп җитәр, без картаербыз, бакча Әнвәргә, аның балаларына калыр, дип хыялланалар иде. Шуңа күрә көчләрен дә, сәламәтлекләрен дә кызганмадылар. Булмады шул. Нишлисең, булмады. Шәһәргә урын кирәк. Кала елдан-елга, көннән-көнгә зурая, үсә бара. -
КҮРШЕЛӘР
Еллар үтә тора. Вакыт дигәннәрең үзен кирәк санаган кешеләрне чүпләп кенә тора. Бер-бер артлы ике күрше – Гиндулла белән Гаян да салкын түшәккә барып яттылар. Зәлифә дә олыгаеп килә. Хәрәкәтләрендә, атлап йөрешендә картларча тыныч сүлпәнлек күренә... -
ИКӘҮ
Ләйлә әнисенең бердәнбер баласы булып үсте. Бик теләсә дә, ана кеше башкача авырга уза алмады. Табиб булып эшләүче әти-әнисенең бердәнбер куанычы, юаначы булды ул.