С.В. МИХАЛКОВ ИСЕМЕНДӘГЕ БАЛАЛАР КИТАПХАНӘСЕНДӘ БӘЙРӘМ!
Бөек шагыйребез Габдулла Тукайның туган көне татар дөньясында олы бәйрәмгә әверелде. Изге бәйрәмнәребез янына өстәлеп, халкыбыз күңеленә шулкадәр күтәренкелек, олы хисләр, бердәмлек тойгылары алып килә ул.
Шушы бәйрәм алдыннан татар галәмендә бик күп чаралар уздырыла. 26 апрель көнне бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның туган көне уңаеннан С.В. Михалков исемендәге балалар китапханәсендә «Шигъри якты йолдыз» дип исемләнгән әдәби-музыкаль бәйрәм үткәрелде. Чарага Ч.Т. Айтматов исемендәге 1 нче гимназиянең 4а сыйныф укучылары чакырылган иде. Китапханәче Алсу Баһавиева балаларга Г.Тукайның тормышы һәм иҗади мирасы турында сөйләде, презентация күрсәтте, китап күргәзмәсенә күзәтү үткәрде. Балалар музыка мәктәбе укучылары һәм укытучылары әзерләгән концерт программасы чараны тагы да тулыландырды. Алар Тукай шигырьләренә башкарылган җырларны яратып тыңлады.

Галимуллин Айзат курайда татар халык темаларына поппури уйнады (аккомпаниатор укытучы Гозәеров Т.Р.), укытучы Семенова С.В. пианида Ф.Яруллинның «Шүрәле» балетыннан өзек уйнады. Укытучы Курочкина А.М. балалар белән берлектә «Туган тел» җырын башкарды (аккомпаниатор укытучы Семенова С. В.). «Тукай безнең күңелләрдә» муниципаль конкурсында җиңүчеләр шагыйрьнең шигырьләрен сөйләде. Чара ахырында китапханә директоры Касыймова Р.Х. теләгем шул: үзегез яшәгән җирне, туган төбәгегезне, тормышыгызны, тирә-юнегезне яхшы якка үзгәртергә тырышыгыз. Әгәр бу эшкә үзегездән өлеш кертәсез икән, сездән дә бәхетле кеше булмас», - дип истәлек дипломнары тапшырды.
Үзәк китапханә библиографы: Рәхимова Фәния Нургалиевна
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
8 сентября 2026 - 12:09
ТАТАРСТАН МӘКТӘП УКУЧЫЛАРЫ КӨЗГЕ КАНИКУЛЛАРДА 13 КӨН ЯЛ ИТӘЧӘК
-
7 сентября 2026 - 11:50
МӘКТӘПЛӘР АТА-АНАЛАРДАН ДӘРЕСЛЕК, РЕМОНТ ҺӘМ ҖИҺАЗЛАР ӨЧЕН АКЧА ТАЛӘП ИТӘ АЛМЫЙ
-
4 сентября 2026 - 11:46
РОССИЯДӘ ЯШЬЛӘРНЕ ВЕРБОВКАЛАУДАН САКЛАУГА ЮНӘЛДЕРЕЛГӘН «ВЫХОД 31» ПРОЕКТЫ ЭШЛИ БАШЛАДЫ
-
4 сентября 2026 - 09:01
9 СЫЙНЫФ УКУЧЫЛАРЫ ӨЧЕН ТАРИХТАН ТЕЛДӘН ИМТИХАН «ЗАЧЕТ/НЕЗАЧЕТ» ФОРМАТЫНДА БУЛАЧАК
Нет комментариев