Логотип Идель
Укучылар яза

САНДУГАЧ ҺӘМ ГӨЛ (ХИКӘЯ)

Яз-табигатьнең уяну вакыты.Кояш калын бозларны, карларны эретә, ә алар астыннан беренче язгы чәчәкләр чыга. Яз кар-бозларны гына түгел, кешенең күңелләрен эретә, яңа хисләр уята. Ярату хисләре!

Күптән түгел Венера әнисенә, туган көненә, матур гөл бүләк итте. Вак-вак ал чәчәкләр, ямь-яшел кечкенә яфраклардан чыгып, ак чүлмәктә үсеп утыра. Бүләккә куанып, Сәлимә апа гөлне зур бүлмәнең тәрәзә алдына куйды. Нәкъ бу  тәрәзә каршында Венераларның зур яшел бакчасы. Бакча уртасында карт алмагач үсә. Узган ел аның алмалар күп булды, алмалар- эре, кып-кызыл һәм бик тәмле. Быел да ул шуу чәчәккә күмелде. Бу алмагачка һәр көн сандугачлар килә дә, күңел кылларын тибрәндерерлек, бөтен бакчаны моңга күмәләр. Венера  сандугачларны һәр көн тәрәзәгә килеп тыңлап утырырга ярата. Гөлнең тыңлау өчен колаклары булмаса да, сандугачлар сайрый башлагач, ул җанланып, тәрәзәгә таба үрелә башлый.

Җәй ахырында Венералар гаиләсе ял көннәрендә шәһәргә киттеләр, ә гөл тәрәзә төбендә ялгыз калды, әмма сандугачлар гөлне үзенең тыңлаучысы дип алмагачка кунып җырлауны дәвам иттеләр. Сусыз яшәгән гөл сандугач моңы белән туена кебек. Гөл үсә, ә сандугачлар көннән-көн күбәя. Беркөнне агачка яшь сандугач кунды. Үзенең алдында гөлде күргәч, кош тынсыз калды. Гөлнең гүзәллеге аны тәмам әсир итте. Ул берүзе генә тәрәзә янына килеп, туп-туры гөлгә карап сайрый. Әйтерсең лә, җыры гөлгә  генә багышланган, аның өчен җырлый. Гөл дә тәрәзәдән чыгардай булып аңа таба үрелә.

Менә хуҗалар кайтты. Гөлгә мул итеп су сиптеләр. Тәрәзәләрне ачып җибәрделәр. Ә  сандугач ике дә уйламый гөл янына очып керде. Ике гашыйк шулай күреште.

Азалия Салихова, Әгерҗе районы Кадыбаш мәктәбенең 7 нче сыйныф укучысы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев