Укучылар яза
РДШның ЯЗГЫ МӘКТӘБЕ
23-27 март көннәрендә иң җитез һәм иң креатив балалар РДШ хәрәкәтенең язгы мәктәбендә - “Костер” лагерында җыелдылар.
Язгы мәктәпнең кысаларында "Моя инициатива" һәм "Иң оста әйдаман" бәйгеләренең финаллары үтте.
Катнашучыларны 5 мавыктыргыч көн көтте. Сменаның программасы бик тыгыз һәм кызыклы иде. Кичке чаралар, искитмәле интеллектуаль уеннар, төрле шәхесләр белән очрашулар, мастер-класслар, дәресләр... Биш көн арасында катнашучылар үзләренең уңай сыйфатларын, чаялыкларын һәм җитезлекләрен күрсәттеләр, сәләтләрен үстерделәр, яңа дуслар белән таныштылар, үзләрен төрле юнәлешләрдә сынап карадылар.

"РДШның язгы мәктәбе һәркемнең куңелендә истәлекле урын калдыра. Бу сменада мин уземне яңа яктан ачтым, яңа дуслар таптым. Бу 5 көн бер мизгелдә үтеп китте, оештыручыларга бик рәхмәтлемен!" - үзенең кичерешләре белән уртаклашты "Иң оста әйдаман" бәйгесенең катнашучысы - Чекменева Александра.
"РДШның һәр сменасы – якты хәтирәләр диңгезе! Бу биш көн - ул яңа ачышлар һәм кызыклы маҗаралар!" - ди смена оештыручыларның берсе – Елена Пировская.
Чыннан да, бу 5 көн мәңге онытмаслык иде!
Оештыручыларга зур рәхмәт!
Айназ Сөләйманова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
21 октября 2025 - 15:54
БЕРЕНЧЕ ЯРДӘМ КҮРСӘТҮ БУЕНЧА РЕГИОНАЛЬ ЧЕМПИОНАТ
-
15 октября 2025 - 14:58
«АВАЗДАШ» ТЕАТР ФЕСТИВАЛЕНЕҢ АФИШАСЫ БИЛГЕЛЕ
-
13 октября 2025 - 11:17
ЯШЬЛӘРНЕ ТАРИХИ АГАРТУ ӨЛКӘСЕНДӘГЕ «ТАРИХ ТАВЫШЫ» БӨТЕНРОССИЯ ПРЕМИЯСЕНӘ ГАРИЗАЛАР КАБУЛ ИТЕЛӘ БАШЛАДЫ
-
8 октября 2025 - 13:10
ТҮБӘН КАМА ТАТАР ДӘҮЛӘТ ТЕАТРЫ ТУФАН МИҢНУЛЛИН ИСЕМЕНДӘГЕ ЗАМАНЧА ДРАМАТУРГИЯ БӨТЕНРОССИЯ ФЕСТИВАЛЬ-БӘЙГЕСЕ УЗДЫРА
Нет комментариев