«ӨМЕТ» БАЛАЛАР КЛУБЫ: «БЕЗ СИНЕ ОНЫТМЫЙБЫЗ, МУСА АБЫЙ!»
Җыр өйрәтте мине хөр яшәргә
Һәм үләргә кыю ир булып.
Гомрем минем моңлы бер җыр иде,
Үлемем дә яңгырар җыр булып.
Герой-шагыйрь Муса Җәлилнең 115 еллыгы уңаеннан.
Калмия авыл китапханәсе атналыклар, кызыклы кичәләр,язучылар белән очрашулар еш үткәрә. Быел да Герой-шагыйрь Муса Җәлилнең тууына 115 ел уңаеннан багышланган чаралар бигрәк тә истә калырлык булды.
Муса Җәлил... Бу исемне телгә алуга, күз алдына ниндидер гадәттән тыш кеше килеп баса. Ул – ялкынлы шигырьләр язган шагыйрь дә, илнең азатлыгы өчен көрәшкән курку белмәс яугир дә, үлемне ирләрчә каршылаган каһарман да.

Советлар Союзы Герое, В.И. Ленин премиясе лауреаты Муса Җәлил һәм җәлилчеләрнең батырлыгы – үлемсез.
Бу чараларга алдан ук «Өмет» балалар клубы белән әзерләнеп килдек. Балалар бик кызыксынып, бик теләп катнаштылар. Кычкырып китап уку, шигырләрен яттан сөйләү, рәсемнәр ясау дисезме. Барысын да эшләделәр. Нәтиҗә ясап, Муса Җәлил күргәзмәсе янында бик эчтәлекле кичә үткәрдек. Балалар бик сөенеп, горурланып таралыштылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
10 июля 2026 - 16:03
ҮСМЕРЛӘРНЕ ДЕСТРУКТИВ ЭШЧӘНЛЕККӘ ҖӘЛЕП ИТҮНЕ КИСӘТҮ ТУРЫНДА СЕРИАЛ ЧЫКТЫ
-
10 июля 2026 - 09:26
МӘГАРИФ МИНИСТРЛЫГЫ БАЛАЛАР ӨЧЕН ГАДЖЕТ КУЛЛАНУ ВАКЫТЫН ЧИКЛӘРГӘ ТӘКЪДИМ ИТӘ
-
9 июля 2026 - 20:30
ЛАНТРАТОВА МӘКТӘПЛӘРДӘ БАЛАЛАР ӨЧЕН ГАИЛӘ ТОРМЫШЫ ДӘРЕСЛӘРЕН КЕРТЕРГӘ ТӘКЪДИМ ИТТЕ
-
8 июля 2026 - 09:08
ТАТАРСТАНДА ЯШҮСМЕРЛӘР АРАСЫНДА ИҢ ТӨП ЭКСТРЕМАЛЬ МАВЫГУЛАРНЫ АТАДЫЛАР
Нет комментариев