Укучылар яза
ӘНИЕМӘ (шигырь)
Ай нурыдай балкыйдыр,
Әни, синең йөзләрең.
Йолдыз кебек янадыр
Әни, синең күзләрең.
Кояш кебек җылыдыр,
Әни, синең кочагың.
Чишмә кебек моңлыдыр,
Әни, синең тавышың.
Ак кар кебек чистадыр,
Әни, синең күңелең.
Ширбәт кебек татлыдыр,
Әни, синең сүзләрең.
Шул сүзләрең иркәлидер
Минем нәни күңелне.
Балдай эреп китәмен,
Елмаеп кочсаң мине.
Габдрафиков Шамил, 9 класс, Бөгелмә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
23 июня 2026 - 10:22
КАЗАННЫҢ 8 МЕҢНӘН АРТЫК УКУЧЫСЫ ЧЫГАРЫЛЫШ КИЧӘСЕНӘ ҖЫЕЛАЧАК
-
22 июня 2026 - 16:47
КАМАЛ ТЕАТРЫНДА – «ТУГАН БАТЫР» ПРЕМЬЕРАСЫ
-
19 июня 2026 - 16:24
ТАТАРСТАН МӘКТӘП УКУЧЫЛАРЫН ВЛАДИМИР ДАЛЬ ЮБИЛЕЕНА БАГЫШЛАНГАН АКЦИЯДӘ КАТНАШЫРГА ЧАКЫРАЛАР
-
18 июня 2026 - 11:42
ТАТАРСТАН ЯШЬЛӘРЕН ЭЗТАБАР ОТРЯДЛАРЫНЫҢ ОКРУГ СЛЕТЫНДА КАТНАШЫРГА ЧАКЫРАЛАР
Нет комментариев