МИНЕМ КАДЕРЛЕ ӘБИЕМ, МИНЕМ КАДЕРЛЕ БАБАМ!
Минем әбием
Минем Мәдинә әбием
Гөлләрне бик ярата.
Аның матур чәчәкләре
Һәркөн хуш ис тарата.
Ак чәчәкле бер гөле
Кояшны бик ярата,
Ә зәңгәр чәчәклесе
Су эчәргә ярата.
Зур яфраклы бер гөле
Караңгыда утыра.
Кояшны яратмый ул,
Яктылыктан бик курка.
Әбием белән бергә
Мин дә аларны карыйм.
Үстем инде,зур булдым
Булышырга да ярыйм.
Минем яраткан бабам!
Минем бабам бар иде,
Биктәген кешелекле.
Энемне дә,мине дә
Бик нык итеп яратты.
Көне буе бабай белән
Бакча җанланып торды.
Иртәдән кичкә кадәр
Яшелчәләр утыртты.
Шахмат уйнаган вакытта
Ул бик тә гадел булды.
Күп нәрсәгә өйрәтте,
Һәрвакыт яхшы булды.
Бик тә сине яратабыз,
Кадерле бабакаем,
Безнең яшь йөрәкләрдә
Мәңгелеккә калырсың.
Гадел кеше булырга
Сүз бирәбез без сиңа,
Беркайчан тап төшермәбез
Синең изге рухыңа.
Питиряков Тимур. 6 сыйныф,Яр Чаллы ,7нче мәктәп
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
3 сентября 2026 - 09:35
«РАЗГОВОРЫ О ВАЖНОМ»ДА УКЫТУЧЫЛАРГА УКУЧЫЛАРНЫҢ ПАССИВЛЫГЫН ҺӘМ РИЗАСЫЗЛЫГЫН КҮЗӘТЕРГӘ ТӘКЪДИМ ИТӘЛӘР
-
2 сентября 2026 - 10:35
ДӘҮЛӘТ ДУМАСЫ ДЕПУТАТЫ DOTA ҺӘМ COUNTER-STRIKE УЕННАРЫН МӘКТӘП ПРОГРАММАСЫНА КЕРТҮ ИДЕЯСЕН ХУПЛАДЫ
-
1 сентября 2026 - 11:53
КАЗАНДА 183 МЕҢ УКУЧЫ ЯҢА УКУ ЕЛЫН БАШЛАДЫ
-
31 августа 2026 - 15:44
КАЗАН ГЛОБАЛЬ ЯШЬЛӘР САММИТЫНДА ЯШЬ ЖУРНАЛИСТЛАР СТАЖИРОВКА УЗА
Комментарии
0
0
Ни өчен Гүзәл Закирова ,журналның башка санында, Тимурның шигырьләрен мыскыл итеп яза? Башка шигырь язмаска кирәклеген аңлата. Кечкенә баланы тәнкыйтьләргә сезнең ни хакыгыз бар? Ул шагыйрь дә, язучы да түгел бит!
0
0
0
0
нигә минем комментарийны чыгармыйсыз?
0
0
0
0
Ни өчен Гүзәл Закирова Тимурның шигырьләрен ,әти- әнисе ризалыгыннан башка, тәнкыйтьләп язган? Бала бит шагыйрь дә, язучы да түгел.
0
0