Логотип Идель
Укучылар яза

МИН ЯҢА ЕЛДАН НИЛӘР КӨТӘМ?

Яңа ел – бөтен дөньяда миллионлаган кешеләрнең иң көтеп алынган бәйрәме. Минем өчен Яңа ел искиткеч бәйрәм. Миңа бигрәк тә бәйрәм алды ыгы-зыгысы ошый: барлык кешеләр дә бәйрәмнәргә әзерләнә, өй бизи, бүләк ясый... Ноябрь башында ук телевизордагы һәр каналдан «Безгә Бәйрәм килә» рекламасы да яңа ел атмосферасын бирә башлый: Яңа ел кәефе килә.

Менә әкренләп безгә Яңа 2022 нче ел якынлаша. Анда безне нәрсә көтүе турында фаразлау бик авыр. Элек мин һәрчак алда нәрсә булачагын һәм нәрсәгә әзерләнергә кирәген беләм дип уйлый идем. Әмма узып баручы ел барысы да бездән генә тормавын раслады.

Мин киләсе елдан ни көтәм соң? Иң мөһиме, әлбәттә, пандемия фаҗигасе тәмамлануы. Боларның барысы да төгәлләнгәннән соң яңадан планнар корып, яхшыга өметләнеп булачак бит. Дөнья тыныч булганда гына кешеләр күңеле тыныч.

Әлбәттә, кызыклы сәяхәтләр. Ә мин сәфәрләрне бик сагындым! Машинада еракка барырга яратам. Ыгы-зыгылы шәһәрләр, үзенчәлекле авыллар, төрле музейлар.

 Кешеләр Яңа елдан тагын нәрсә көтә? Әлбәттә, шатлык һәм яхшылык. Һәр кеше кебек үк мин дә бары тик яхшылык кына көтәм. Бу ел бөтен дөнья өчен авыр булды, шуңа күрә күпмедер дәрәҗәдә без берләшкәнбездер. Яңа елда барыбыз да исән-сау булсак, шатлансак, якыннарыбызны югалтмасак иде һәм без моңа ирешербез дип өметләнәм. Җәен дә, кышын да барыбыз да урамга чыгуыбызны, киләсе елга күбрәк театрларга йөрүебезне, спектакльләребезне каравыбызны телим. Иң мөһиме, сәламәт булыйк. Барысы да исән һәм сәламәт булса, бөтен хыяллар да чынга ашачак.

Менә шундый минем хыяларым: гади, «җир» хыяллары. Килешәсездер, мин бит күп теләмим. Хәер, юк, әлбәттә, бу бик күп! Чөнки минем теләкләремнең күбесен акчага сатып алып булмый...

Ә сез яңа елдан ниләр көтәсез?

Әгерҗе районы Кадыбаш урта гомумбелем бирү мәктәбенең 8 нче класс укучысы Азалия Салихова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев