Логотип Идель
Укучылар яза

КУНАК КЫЗЫ (ХИКӘЯ)

Самат армия сафларында хезмәт итә, тиздән кайтыр вакыты җитә. Менә ул сөйгәне Әдиләдән хат алды. Аның сөенече эченә сыймады: ул йотлыга-йотлыга хатны укый башлады. Тип-тигез, пөхтә итеп язылган хатка энҗе бөртекләре тезелгән диярсең. Аның Әдиләсе дә энҗе бөртегедәй шул. Саматның уйлары аларны таныштырган җәйгә кайтты...

Мәктәпләрдә укулар, БДИ бетте. Чыгарылыш укучылары төрле калаларның вузларына документлар бирделәр дә, нәтиҗәне көтеп, авылда хуҗалык эшенә чумдылар.  Алсуларның күршесенә Казаннан кунак кызы Әдилә кайтты. Алар бергәләп кич белән клубка чыктылар. Әлбәттә, модалы итеп киенгән, чибәр, билдән озын чәчләрен туздырып матур чәч каптырмасы белән эләктергән, зәвык белән бизәнгән шәһәр кызы барлык авыл егетләренең йөрәген яулады. Авылның иң оялчан егете Самат та Әдиләне бер күрүдә ошатты, тик әтәч кебек кикриген кабартырга гына торган Риназлар барында кая ул?!

Клуб ишегеннән кергәндә үк Әдилә үзенә карап торган оялчан карашны тойды, әмма карашлар очрашкач, Саматның күзләре җиргә төбәлде.

Билгеле инде, Риназ шунда ук кунак кызына матур-матур сүзләр белән эндәшеп, мактанып үзе турында сөйли башлады. Ләкин Әдиләгә аның мондый кыланышлары ошамады кебек. Ә авыл яшьләре кануны буенча, кунак кызын бүген Риназ озата барачак.

Клубтан кайтканда юл буе такылдады,мактанды  Риназ. Имеш, ул Мәскәүдә укыячак, БДИны да иң югары балларга биргән...

Капка төбенә Әдилә бер минут та сөйләшеп тормады.

– Пока! – диде дә кереп китте.

Икенче көнне Алсу белән Әдилә елгага су керергә бардылар.

Артларыннан,  качып-посып, Самат та атлады. Кинәт кунак кызы бата башлады. Алсу нишләргә белмәде, бөтен көченә:

– Коткарыгы-ы-ы-ы-ыз! – дип кычкырды.

Куаклар артында качып торган Самат әлеге кычкыруны ишетү белән ярдәмгә йөгереп килде. Ул килү белән суга сикерде һәм Әдиләне төпсез елгадан тартып чыгарды. Алсу әлеге күренештән шаккатып калды: шундый оялчан, тыйнак кебек тоелган Самат шәһәр кызы Әдиләне суга батудан коткарып калды!

Әдилә аңына килгәндә ул егетнең кулында иде. Ул Саматның чибәрлегеннән, акыллы карашыннан күзен ала алмады. Егет тагын оялып куйды һәм Әдиләне төшерде. Кунак кызы ни әйтергә дә белмичә, кыенсынып калды: елмайды да:

– Бик зур рәхмәт, син минем гомеремне саклап калдың! Коткаручымның исемен белергә мөмкинме? – диде.

– Самат!

– Әдилә! Бик шатмын.

Шулай итеп, Самат белән Әдилә танышып киттеләр. Аларның уртак кызыксынулары да, холыкларында охшашлыклар да күп иде. Егет белән кыз җәй көнен бергә үткәрделәр. Бик якын дусларга әверелделәр.

Аларның дуслыгыннан көнләшкән  Риназ инде ничәнче тапкыр Саматтан үч алырга тели. Дуслык кадерен белгән чын егет коры куык Риназларга бирешергә уйламый да. Ул кунак кызы өчен барысына да әзер иде. Шуңа да, Самат Риназның куркытуларына бирешмәде, үз дигәне өчен нык торды.

Көз җитте. Самат та, Әдилә дә Казанга укырга киттеләр. Алар – КФУ студентлары. Лекцияләргә  гел бергә йөриләр, кичләрен тулай торак янындагы эскәмиядә күрешә, серләшә торган булдылар. Шулай итеп, алар арасында җылы мәхәббәт җепләре сузылды.

Институтны тәмамлап, армия сафларына киткәч, Самат белән Әдилә хисләре тагын да көчәйде. Ялкынлы мәхәббәт хатлары ике яшь йөрәккә сабырлык канаты куйды.

Самат тиздән туган якларына әйләнеп кайтыр. Сөйгәнен кысып кочаклар, аның йөрәк тибешен тояр. Самат, ниһаять, җан тынычлыгы алыр.

Лиана Габбасова, Әгерҗе районы Кадыбаш урта гомумбелем бирү мәктәбенең 10 нчы сыйныф укучысы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев