Логотип Идель
Укучылар яза

КОРЕЯ ЧАКЫРА: K-POP ДИП ШАШКАН ЯШЬЛӘР /ВИДЕО/

Радио, телевизор һәм телефоннан бертөрле җырлар уйнаганда, кайвакыт гадәти булмаган нәрсәләр тыңлыйсы килә башлый, шулай бит? Бәлки сиңа K-POP ошап китәр? K-POP дип Көньяк Кореяның популяр музыкасын атыйлар. Ләкин туктап тор: үзең өчен бу юнәлешне ачып, син, шәп музыка гына түгел, ә шулай ук сыйфатлы видеолар да, менә дигән биюләр дә, чибәр егет-кызлар да күрә аласың.

Нидән башларга икәнен белмәсәң, мин сине Көньяк Кореяның берничә популяр төркеме белән таныштырып китәрмен.

1. BTS




K-POP белән күптән кызыксынган кешеләр минем бу төркемне беренче урынга куюымга гаҗәпләнмәсләр дип уйлым. Үзен BTS дип атаган бу егетләр бик популяр. Алар белән танышып китәсең килсә, хәзер ук музыкаль видеоларын уйнатып җибәр. Бу төркем үзенең музыкасы гына түгел, ә хореографиясе белән дә, иҗтимагый проблемалар күтәрүе белән дә аерылып тора.

Нәрсә тыңларга: Dope; Fire; Not Today, Save Me; I NEED U; War of Hormone; Am I Wrong; Spring Day.

2. EXO




Бу тугыз егеттән торган төркем корея гына түгел, кытай телендә дә җырлый. EXO яңгырашка бәйле экспериментлардан курыкмый: күптән түгел генә төркемнең регги-поп дигән жанрдагы җыры чыкты. Ул һаман да Корея музыкаль чартларының югары урыннарында тора.

Нәрсә тыңларга: Call Me Baby; Monster; Kokobop; Growl; Love Me Right; For Life; The Eve.

3.BIGBANG




Бу "шоу-биз"ның рәхимсез дөньясында BIGBANG күп нәрсә күргәндер. Күптән түгел генә төркем үзенең унбер еллык туган көнен үткәреп җибәрде. Ләкин шундый зур санга карамастан, аларның һәрбер җыры хит исеменә лаек булып тора. Дискотекаңа менә дигән җырлар кирәк булса, BIGBANG - синең төркемең булыр.

Нәрсә тыңларга: Bang Bang Bang; Fantastic Baby; Sober; Fxxk it; Haru Haru; Blue; Loser; Last Dance.

4. Red Velvet




Әкияткә эләгәсең киләме? Тизрәк Red Velvet дип аталган кызлар төркеменең видеоклипларын уйнатып җибәр. Монда сиңа күңелле җырлар да, чибәр кызлар да, матур биюләр дә, хикмәтле күлмәкләр дә булыр. Видеоларының мәгънәсен аңлап бетермәсәң, аптырама – аны беркем дә аңламый ;)

Нәрсә тыңларга: Dumb Dumb, Russian Roulette, Ice Cream Cake, Red Flavor, Rookie, One of These Nights.

5. BLACKPINK




Бу кызлар – чып-чын күп милләтле төркем. Корея кызларыннан башка, берсе Таиландтан, берсе Австралиядан кадәр килеп җиткән. Аларның талантлары хичшиксез: күп төрле телләрдә сөйләшеп тә, җырлап-биеп тә, хәтта рэп укып та бирә алалар.

Нәрсә тыңларга: Boombayah; Whistle; As If It’s Your Last; Playing With Fire; Stay.

6. MAMAMOO




Шушы хикмәтле сүзне күрсәң, яныннан узып китмә - тизрәк бу дүрт кыздан торган төркем белән танышып җибәр. Бу кызлар белән куңелсезләнеп утырмассың: алар сине җырлары белән генә түгел, кәмитче осталыклары белән дә яулап алырлар.

Нәрсә тыңларга: You’re the best; Um Oh Ah Yeah; Decalcomanie; Yes I am; AZE GAG.




Кадерле укучы, менә сиңа минем исемлектән алты төркем. Әлбәттә, K-POP төркемнәренең иге-чиге күренми. Ә сиңа кайсы төркем ошый?

Эльвира Абдуллина, Казан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев