«КҮБӘЛӘКТӘН КАР ӨЕЛӘ АК ТҮБӘТӘЙЛӘР КЕБЕК...»
Кар ява
Күк йөзеннән карлар ява
Ак күбәләкләр кебек.
Күбәләктән кар өелә
Ак түбәтәйләр кебек.
Шул түбәтәйләргә карап,
Әй балалар сөенә!..
Туңганчы чана шуып
Кайтып китә өенә.
Каникулда көн саен без
Карда аунап уйнадык.
Кышкы матур хозурлыкта
Җитәрлек уйнап куйдык.
Әй, Кыш бабай, рәхмәт сиңа,
Кар бураннарың өчен!
Безне сөендерү өчен
Куйгансың бөтен көчең.
Салкыннар безне куркытмый
Без – шук-шаян балалар!
Өлкәннәр безгә карап
Елмаешып калалар.
Садыйкова Кадрия ,11а сыйныфы.
Кошлар китә
Кошлар оча җылы якка
Тавышлары “Көз”, “ Көз”
Таратмагыз рәтләрне
Очыгыз, ди, “Төз”, “Төз”
Карлар ява башлаганчы
Китеп калырга кирәк.
Көз сулышы арттан куа
Очыгыз, дип тизрәк.
Барыр юлыбыз бик ерак,
Очар өчен көч кирәк.
Үскән бәбкәләребезгә
Юл күрсәтергә кирәк.
Кошлар оча җылы якка
Канатларын талдырып.
Кайтыр алар язлар җиткәч
Туган җирен сагынып.
Нәгыймова Регина, 11а сыйныф укучысы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
25 сентября 2026 - 10:59
1 ДЕКАБРЬДӘН СМАРТФОН ҺӘМ НОУТБУКЛАРГА ЯҢА САЛЫМ КЕРТЕЛӘ
-
24 сентября 2026 - 11:04
ТАТАРСТАНДА БДИДА 100 БАЛЛ ҖЫЮЧЫЛАРГА АКЧА ТҮЛӘНӘЧӘК
-
23 сентября 2026 - 14:04
ТАТАРСТАН УКУЧЫЛАРЫ ҺӘМ КОЛЛЕДЖ СТУДЕНТЛАРЫ БЕРЕНЧЕ ЯРДӘМ КҮРСӘТҮ БУЕНЧА ЧЕМПИОНАТТА ОСТАЛЫКЛАРЫН КҮРСӘТӘЧӘК
-
23 сентября 2026 - 11:38
ПЕДАГОГИК ВУЗЛАРГА КЕРҮЧЕЛӘР ӨЧЕН ПРОФИЛЬЛЕ БДИ КЕРТЕЛӘЧӘК
Нет комментариев