Логотип Идель
Укучылар яза

«БӨРТЕКЛӘП ҖЫЕЛДЫ ГОМЕРЕҢ!»

Чакмагыш районы Рапат авылында туып-үскән Рөстәм Нәбиевны белмәгән кеше юктыр! Омскта казарма җимереклекләре астында калып ул ике аягын югалта. Сөйгән яры, шушы ук Рапат авылының чибәр, акыллы, тыйнак кызы Индира Даутова мәхәббәтенә тугры кала ул! Алар икесе матур итеп, күпләр сокланырлык тормышта җитәкләшеп киләләр! Гаиләдә ике кызлары –мәхәббәт җимешләре үсеп килә. Мәхәббәте Рөстәмгә яңадан-яңа җиңүләргә көч бирә! Менә шушы батыр йөрәкле, соклангыч ир-егет – Рөстәм Набиев турында бу шигырь!

Бала туа, елап туа бала,

Елап туа инде һәркем дә.

Тәңрем язган язмышларын

Сайлау бирелмәгән беркемгә!

 

Сабый үсә төшкәч кенә белде

Вафат икәнлеген әнкәсе

Улым диеп назлап үстергәне

Булган икән аның зүрнәсе.

 

Үсеп буйга җитте, егетебез

Гашыйк булды ихлас күңеленән

Язгы ташкын кебек мәхәббәте

Алып керде сөю иленә.

Армиягә аннан юл алды ул

Ил каршында бурыч үтәргә

Сөйгән яры белән вәгъдәләште,

Берсен-берсе тугры көтәргә.

Соры шинелен дә киде егет

Антын бирде туган иленә.

Нәкъ шул төнне газиз аналар

Дучар булды кайгы җиленә.

Казарманың жимерекләрендә

Һәлак булды купме солдат та,

Кайберләре гарипләнеп калды

Кемдер кайтты цинк табутта.

Аңсыз ятты егет шул чагында

Күз алдына килде әнисе

Улым, бәгырькәем түзче, түзче

Сиңа яшисе дә, яшисе.

Сиңа иртә әле, ашыкма син,

Әнисененен тавышы ялвара

Ихлас ярдәмеңә күпләр мохтаҗ

Бик кирәксең Җирдә аларга.

Иртә таңда егет күзен ачты

Киткән әни янә күкләргә

Нидер сизеп егет шул чагында

Ап-ак җәймәне дә күтәрә.

Тетрәнүле үзәк өзгеч тавыш,

Ыңгыраша, елый, ялвара

Кемнәр алды минем аякларны

Кайтарыгыз зинһар яңадан!

Маңгаеннан сыйпый йомшак куллар

Сөйгән яры килгән янына.

Бертуктамый аккан күз яшеннән

Ташыр иде елга ярыннан.

Өзгәләнә егет, оныт мине

Тап ярыңны, үзеңә тиң булсын

Нинди булу мөһим тугел, ди кыз,

Сөйгән ике йөрәк кушылсын!

Кочаклашып елый гашыйк җаннар

Кипсен шунда ачы яшьләре.

Бер-берсенә булган сөюләре

Биреп торсын яшәү көчләре!

Гашыйкларга биргән сынауларны

Горур булып бергә үтәсез

Мәхәббәттә җан сөйгәнең белән

Гомер йомгакларын сүтәсез.

Эльбруска да мендең, курыкмадың

Күпләр яулый алмас биеклек

Үз кулларың, канатларың белән

Исемеңә бирдең бөеклек.

Мәхәббәтең белән көчле бит син

Сөю кирәк һәрбер адәмгә!

Тормыш сынавында калганнарга

Киләсең бит үзең ярдәмгә

Бик күпләргә үрнәк күрсәтәсең

Татар каны синең тамырда!

Яшәү көче биреп мәхәббәтең

Гомер буе булсын яныңда!

Жиңдең язмыш биргән сынауларны

Бөртекләп җыелды гомерең

Ходай биргән һәрбер көнеңне

Яшисез бик белеп кадерен!

Сындырмады язмыш, сыгылмадың

Авырлыгын үзең беләсең

Тешләреңне кысып, елар чакта

Елмаясың, һаман көләсең

Беркөн шулай безне таң калдырып

Галәм киңлекләрен гизәрсең

Кылган матур гамәлләрең белән

Халык куңелләрен бизәрсең!

Чакмагыш районы Имәнлекүл мәктәбенең 11 нче сыйныф укучысы Саида Ахмадуллина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев