Логотип Идель
Укучылар яза

БАЛТАЧ РАЙОНЫ БӨРБАШ УРТА МӘКТӘБЕ УКУЧЫЛАРЫ ИҖАТЫ

Кыш

Көннәр кыскарды,

Һәм салкынайды.

Яңадан безгә,

Килде кыш ае.

 

Алып килде ул

Безгә ак карны.

Тәрәзәләрне

Бизәде тагы.

 

Кыш ае белән

Килә яңа ел.

Сылу Кар кызы

Һәм Кыш бабае.

 

Яңа елны без

Ел да көтәбез.

Күчтәнәчләрдән

Авыз итәбез.

Газизов Әмир

 

Табигать үзгәрә

Тәрәзәдән карыйм тышка,

Табигать керә кабат кышка.

Җиргә яба ак юрганын

Тарата ул салкыннарын.

Тәрәзәләр бизәкләнә

Агач, тирәкләр бәсләнә.

Елгаларга бозлар ята.

Күңелле шул кышкы вакыт

Тимераяк, чана, чаңгы.

Шуалар шатланышып.

Килер тагын яңа елы,

Кыш бабай, Сылу кызы.

Бүләкләр дә булыр әле,

Котлы булсын Юлбарыс елы!

Газизов Аяз

 

Кышкы бизәкләр

Кыш аен без көтәбез

Шатлык өмет итәбез.

Күңелле соң бу айны

Карлары, бураннары.

 

Кыш бабае, Кар кызы,

Яңа елы, салкыны.

Кар-бозлы бизәкләре

Һәм дә күчтәнәчләре.

 

Бозда тимераякта,

Чаңгы һәм чаналарда.

Күңелле шул бергәләп

Шуарга һәм уйнарга.

 

Ел да килсен, Яңа ел!

Көтеп алган бәйрәм ул.

Аклы бизәкләргә күмсен,

Илебезне Яңа ел.

Гарифуллин Ильяс

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев