Логотип Идель
Татарстаным бар!

ҮЗЕҢНЕ БУШЛАЙ ТИКШЕР!

Сизгәнсеңдер инде, дустым, бу көннәрдә Казан футбол белән яши. Шул уңайдан, шәһәребездә ВИЧ профилактикасы буенча махсус кампания уза. «Тест для победы. Test to Win» дип аталган чара да футбол дөньясындагы мөһим вакыйга уңаеннан үткәрелә.

Футбол дөньядагы миллионлаган кешеләрне берләштерергә сәләтле. Үзенең универсальлеге аркасында футбол ВИЧ/СПИД кебек глобаль эпидемия белән көрәшергә яңа мөмкинлекләр булдыра. Планетабызның иң танылган футболчылары да ВИЧка каршы тору өчен берләшергә чакыра.

18 июнь көнне Казанда «Тест для победы. Test to Win» мәгълүмати кампания үзәге ачылды. Биредә һәркем үзенең ВИЧ-статусын тикшерә ала. Тест узу тулысынча бушлай һәм аноним рәвештә башкарыла. Вакыт та күп сарыф ителми: берничә минут кына кирәк. Тест узу мөмкинлегеннән тыш биредә спорт, шоу-бизнес, сәясәт өлкәләренең танылган шәхесләре белән очрашулар каралган. Төрле тематикалы мастер-класслар да узачак.



Әлеге үзәк ишекләрен 28 июнь көнне яба. Нәкъ менә шул вакытта Казанда Конфедерацияләр Кубогының соңгы матчы булачак. Әлбәттә, ВИЧ-инфекция булу-булмауга тикшертү моның белән генә тәмамланмый. Конфедерацияләр Кубогы тәмамлангач, әлеге тестны Татарстанда яшәүчеләр СПИД-үзәгендә уза ала.
Нәрсә: «Тест для победы. Test to Win» мәгълүмати кампания үзәге

Кайда: «Родина» күңел ачу үзәге, Бауман урамы, 44/8

Кайчан: 18-28 июнь

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев