Логотип Идель
Татарстаным бар!

ЯШЬЛӘР АКТИВМЫ?

Бүген бөтен җирдә сайлау турында сөйлиләр. “Ялкын” да шул темада. Бүген безнең яшьләр редакциядә дә, өйдә дә түгел – “штаб”та. Сайлауның медиа үзәгендә утырабыз. Йөзләребез җитди, бармакларыбыз ворд битенә тиз-тиз хәрефләр тезә, колакларыбызны торгызып спикерларны тыңлыйбыз, күз кырые белән генә Татарстан картасына карап алабыз. Монда Татарстандагы иң кайнар яңалыклар очраша, фикер туа һәм серләр чишелә. Шул серләрне сезнең белән уртаклашыр өчен монда без.

Яшьләр активмы, түгелме?


Медиа үзәктә әледән әле бу турыда сүз чыгып тора. КФУның Журналистика һәм медиакоммуникацияләр югары мәктәбе җитәкчесе Леонид Толчинский яшьләр гражданлык позициясен актив белдерми, дип саный. Ул бу турыда брифинг барышында әйтте.
«Яшьләрнең гражданлык позициясе булуга һәрвакыт шатланып карыйсың. Ахыргы сайлау кампаниясендә яшь буынның сайлау процессына игътибары җитәрлек булмау сизелде. Һәрхәлдә, без хыялланган дәрәҗәдә үк түгел. Алга киткән, лидер булырга омтылган җәмгыятьтә яшьләрдән күбрәкне көтәсең”, - диде спикер.

яшьләр 1

Озак та үтми чыгыш ясаган Татарстанның «Гражданлык җәмгыяте» иҗтимагый оешмасы президенты Бикеев Игорь Измайлович сүзләреннән кайбер яшьләрнең бу исемлеккә кермәве билгеле булды. Мәсәлән, “Сәләт” иҗтимагый оешмасына йөрүче яшьләр.
«Татарстанда иҗтимагый оешмалар бик актив. Монда меңләгән коммерцияле булмаган оешма эшли. Алар төбәк тормышының төрле тармаклары эшенә үз өлешен кертә”, - дип сөйләде ул.

Ул иң актив оешмаларга күптән түгел Татарстан Президентының рәхмәт белдерүен дә әйтте. “Сәләт” иҗтимагый оешмасы да рәхмәткә лаек булучылар арасында.

Ә син, яшьләр тиешенчә актив дип саныйсыңмы? Фикереңне комментарий итеп яз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев