Татарстаным бар!
ЯШЬЛӘР КӨНЕНДӘ - СӘХНӘГӘ ДӘ ЯШЬЛӘРЧӘ!
Иртәгә, 27 июньдә, Бөтенроссия яшьләр көне билгеләп үтелә. Бездә бу бәйрәмне 895 мең кеше билгеләп узачак. «Ни өчен шулай кистереп әйтәсең?» дисеңме? Чөнки республикада яшәүче 14-35 яшьлек кешеләрнең саны шуның кадәр.
Иртәгә ремонттан соң А. Гайдар исемендәге Казан яшьләр үзәге дә ачылачак. Тантанада Казан мэры Илсур Метшин да катнаша.
Рөстәм Гарифуллин, Татарстан Яшьләр эшләре һәм спорт министры урынбасары:
– Яшьләр көне уңаеннан, Татарстанда 200 чара планлаштырыла. Аларның кайберләре 25 июнь көнне узды. Мисал өчен, Казанда Кремль яр буенда яшьләр шаулатып-гөрләтеп үз бәйрәмнәрен билгеләп үтте. Чистай, Бөгелмә шәһәрләрендә 4000 кеше Яшьләр көнендә күңел ачты.
Республиканың күп кенә районнарында да Яшьләр көнен шушы ялларда ук билгеләп узганнар. Яр Чаллыдагы бәйрәм чараларында 120 мең кеше катнашкан. Җырчы Елка автокалада яшәүчеләрнең күңелен күтәргән. Ул аптырап тормаган: сәхнәгә «треник»ларда гына чыккан. Моның турында Инстаграмында болай дип язган: «Ничек шәп булды! Соңгы моментта гына карар кылып, җырчы киемнәрен кимәдем. Аның каравы, күлмәгемне гастрольгә алып барып кайттым», дип язган ул үзенең акканутында.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
5 июня 2025 - 12:04
«ШӘЛПЕРӘЙМӘС ЕГЕТЛӘР» ҺӘМ «САБАЛЕТА» КОМАНДАЛАРЫ «ӘЙДӘ, ШАЯРТ!» ТАТАР КВН ЛИГАСЫНЫҢ ЧИРЕКФИНАЛЫНДА ҖИҢДЕ
-
4 июня 2025 - 12:40
«КОРБАН-ФЕСТ» БӘЙРӘМЕНДӘ БЫЕЛ НИЛӘР БУЛА?
-
1 июня 2025 - 15:25
«ЕЛМАЙ» ПАРКЫНДА БАЛАЛАРНЫ ЯКЛАУ КӨНЕ НИЧЕК УЗДЫ?
-
30 мая 2025 - 13:12
1 ИЮНЬ КӨНЕНӘ «УРАМ» ЭКСТРИМ-ПАРКЫНДАГЫ ЧАРАЛАР
Нет комментариев