Логотип Идель
Татарстаным бар!

WORLDSKILLS: МӘСКӘҮ - КАЗАН РЕЙСЫН КАРШЫ АЛУЧЫЛАР ИГЪТИБАРЫНА...

«Менә кайталар, менә кайталар!» 100гә якын кешелек делегация бүген Мәскәү-Казан рейсын нәкъ шулай көтте. Бу тикмәгә генә түгел лә! Абу-Дабидагы WorldSkills ярышларында Россия җыелмасы составына кергән Татарстанның WorldSkills командасын каршы алды алар. Кичә генә әле катнашучылар Россия Президенты белән очрашуда булган.

Каршы алучылар арасында егет-кызларның уку йортлары җитәкчеләре, сабакташлары, дуслары һәм, әлбәттә, әти-әниләре, туганнары бар иде. Әнә, дөнья чемпионатында «Суыткыч техникасы һәм кондиционирование» компетенциясендә җиңүче булган Вадимның энесе Артем да абыйсын каршы алырга килгән.

– Абыйның эзләре буйлап барырга уйлыйм. Киләчәктә дә аңа ошыйсым килә: бөтен дөньяны күрергә, шундый зур җиңүләргә лаек булырга телим. Аның ярышларда җиңгәнен ишетүгә, бөтен өйгә кычкырдык. Нәрсә эшләргә дә белмәдек. Бу – безнең өчен бик зур горурлык! – ди Артем.






Вадим, Вадим кайтты, җиңү алып кайтты!


Чыннан да, дөнья күләмендә иң зур җиңүгә лаек булу горурлык та, рәхәтлек тә, бәхет тә түгелмени соң?! Әнә, аэропортның эчке рейсларын каршылый торган җирендә Татарстан командасы арасында йөзендә елмаю балкыган Вадим да балкып басып тора.

– Җиңүгә ирешергә бик авыр булдды. Соңгы моментка кадәр үземнең ничәнче урында баруымны белмәдем. Җиңү, әлбәттә, җиңел бирелми. Син еллар буе күнекмәләр узасың, чемпионат, дип яшисең, – ди Вадим.

Егет суыткыч җайланмалары юнәлеше буенча техникумны тәмамлый, аннары предприятиедә суыткычлар җыя. WorldSkills милли чемпионатын, EuroSkills чемпионатларын да җиңә.

– Беренче булуымны белгәч, мин шатландым. Мин – дөнья чемпионы, миннән яхшырак кеше юк икәнлеген аңлыйсың, – ди ул.




Муенда - көмеш медальләр


Казан мәгълүмати технологияләр һәм элемтә көллияте исеменнән чыгыш ясаган Павел Фадеев белән Андрей Дюбанов дөнья күләм ярышларда «Мобиль робототехника» юнәлешендә икенче урын ала. Тышкы яктан сабыр, тыйнак булып күренгән бу егетләр һәр сүзне үлчәп сөйли. Бу аңлашыла да: роботлар ясаганда иң мөһиме төгәллек бит! Роботлар да, белгәнебезчә, күп сөйләшеп тормый.

– Башта без үз нәтиҗәләребез белән Корея, Япония катнашучыларын куркыттык. Барысы да үзеннән-үзе барды. Ләкин нәрсәдер булып чыкмаган вакытлар да була. Ул вакытта үз-үзеңә максат куеп, алга барырга кирәк. Безнең дә мондый момент булды, ләкин без, көч табып, алга бардык, – ди хәзер вузга керергә җыенучы Павел Фадеев.

Егетләр мобиль робототехника юнәлеше белән инде өч елга якын шөгыльләнә. Бу юнәлешне алар киләчәк профессиясе дип саный. Күп җирдә кулланылгач, перспектив һөнәрләр рәтенә кертәләр аны.

Паша белән Андрей Кореяда бер ел стажировка да узганнар. Бу илдә алар шактый тәҗрибә туплаган. Хәзер үз белемнәрен башкалар белән дә бүлешергә җыеналар. Бу стажировка икенче урын яулар өчен булышмый калмаган, әлбәттә.

– Абу-Дабига без робот төзер өчен кирәк-яракларны алып бардык. Безнең робот кырда бильярд шарларын табып, аны билгеле бер ячейкага илтергә тиеш иде. Ячейкалар очраклы рәвештә сайлап алынды. Бирем бик авыр булды, зур хәзерлек таләп итте. Без бу роботны Татарстанга алып кайттык. Анда үзебез дә, башкалар да күнекмә ясаячак, – дип сөйли техникумның 4нче курс студенты Андрей.



Корея, Япония, Кытай – егетләрнең төп көндәшләре шушы илләрдән булган. Тик шуңа да карамастан, аларның чыгышлары югары дәрәҗәдә булган. Паша исә киләчәктә мобиль робототехника юнәлешендә алдынгы белгеч булырга җыена. Андрей мобиль робототехника юнәлешен WorldSkills дөнья ярышларында катнашачак яшьләрне укытырга җыена.

Башта Кореядә бер еллык стажировка, аннары – Абу-Даби. Шулай итеп, егетләр өйләрендә бер елга якын булмаган. Шуңа күрә аларның төп хыялы – рәхәтләнеп йоклап алу. Тик озак йокларга туры килмәс, мөгаен! Чөнки 30 октябрьдә алар янә ярышларга Екатеринбургка очачак.

Шунысын да әйтергә кирәк: мәгълүмати технологияләр юнәлешендә Альберт Минеев «CAD инженер графикасы» компетенциясендә осталык өчен медальгә дә лаек булды.

Алинә МИННЕВӘЛИЕВА
Ринат НӘҖМЕТДИНОВ фотолары













Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев