ҮЗ ТЕЛЕКАНАЛЫҢА ИСЕМ УЙЛАШ!
Озакламый Татарстанда яңа телеканал эшли башлаячак. Ул бары тик балалар өчен һәм тәүлеккә 24 сәгать буе бары татар телендә генә сөйли торган булачак! Кызыклы мультфильмнар, күптөрле мавыктыргыч тапшырулар карап та, татар телен өйрәнеп тә булачак ул каналдан.
Ә әлегә ул үзенә исем һәм слоган эзли. Моның өчен махсус конкурс игълан иткәннәр.
Конкурста теләгән һәр кеше катнаша ала. Төп таләп - балалар каналына ярашлы исем һәм слоган уйлап табу. Алар, әлбәттә, татар телендә, кыска һәм тиз истә кала торган булырга тиеш. Вариантларны 2017 нче елның 8 гыйнварына кадәр balalar-tv@mail.ru электрон почтасына юлларга кирәк.
Барлык вариантлардан иң отышлы 5 исемне сайлап алганнан соң, “Яңа Гасыр” телерадиокомпаниясенең ВКонтактедагы төркемендә алар өчен тавыш бирү узачак.
Бәйгене ”Яңа гасыр” телерадиокомпаниясе һәм Татарстанның мәгариф һәм фән министрлыгы оештыра.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
8 сентября 2026 - 12:09
ТАТАРСТАН МӘКТӘП УКУЧЫЛАРЫ КӨЗГЕ КАНИКУЛЛАРДА 13 КӨН ЯЛ ИТӘЧӘК
-
7 сентября 2026 - 11:50
МӘКТӘПЛӘР АТА-АНАЛАРДАН ДӘРЕСЛЕК, РЕМОНТ ҺӘМ ҖИҺАЗЛАР ӨЧЕН АКЧА ТАЛӘП ИТӘ АЛМЫЙ
-
4 сентября 2026 - 11:46
РОССИЯДӘ ЯШЬЛӘРНЕ ВЕРБОВКАЛАУДАН САКЛАУГА ЮНӘЛДЕРЕЛГӘН «ВЫХОД 31» ПРОЕКТЫ ЭШЛИ БАШЛАДЫ
-
4 сентября 2026 - 09:01
9 СЫЙНЫФ УКУЧЫЛАРЫ ӨЧЕН ТАРИХТАН ТЕЛДӘН ИМТИХАН «ЗАЧЕТ/НЕЗАЧЕТ» ФОРМАТЫНДА БУЛАЧАК
Нет комментариев