Логотип Идель
Татарстаным бар!

ТУП ПАТШАЛАРЫ!

Татарстанның иң күп титуллы һәм данлыклы командасы нинди? “Рубин” дисеңме? Юуук, дустым. Алайса “Ак Барс” инде? Дөрес түгел.

Белмим инде дияргә ашыкма, әйдә тагын ачкыч-фактлар санап китим. 2016/17 сезонының чемпионнар Лигасы һәм Россия берлегенең 42 уенында егетләр 42 тапкыр җиңделәр – бер! Италиянең “Трентино” командасы рекордын кабатлап, чемпионнар Лигасын рәттән 3 тапкыр оттылар – ике! Сезонда катнашкан 5 ярышның 4 сендә җиңү яуладылар – өч! Гомумән, клуб музеенда 25 кубок саклана: 5 – чемпионнар Лигасы, 9 – Россия чемпионы, 6 – Россия Кубогы һәм 5 – Россия Суперкубогы.

Хәзер инде сүз кемнәр турында барганын төшендеңме? Әйе, дустым, дөрес – илдә һәм хәтта Европада да мондый нәтиҗәләр белән сирәк команда гына мактана ала, Казанның “Зенит” волейбол клубы алар рәтендә иң көчлеләреннән. 6 сентябрь көнне Казанның “Санкт-Петербург” волейбол үзәгендә сезон ачылуга багышланган тантана булып узды.



Башка командалар мондый чараларны я клуб базасында, я клубка бик үк кагылышы булмаган биналарда оештыралар; “Зенит” аларны монда да узып китте – җанатарларны уен мәйданчыгының нәкъ уртасына җыйды.

Казанда төрле спорт юнәлешләре нык үскән булуы берәүгә дә сер түгел. Шуңа да башкалабызда җанатарлар игътибары өчен көрәш бик җитди. Очрашуга килгән йөзләгән җанатарның “клуб безнең турында уйламый, кайгыртмый” дип әйтергә хакы юк.

Матч көннәрендә дә волейбол үзәгендә килгән халыкның һәрьяклап күңелен күрергә тырышалар – сезон ачылу тантанасы да шушы стандартлардан ким куймады.



Чара “Зенит”ның узган елдагы уңышларына багышланган видеофильм белән башланып китте. Егетләр, остазлары өчен үзләренең җиңүләрен тагын бер тапкыр искә алу шактый рәхәт иде, билгеле – күзләре янып, яңадан җиңү эмоцияләрен кичерделәр, ахрысы.

Җиңү бәхетен откан моментта аеруча көчле тоясың. Ләкин синең яхшы нәтиҗәләреңне бәяләп, тагын бер кат шул мизгелләрне искә төшерүләре охшаш кичерешләр китерә дисәм, ялгыш булмас. 2016-17 ел Россия чемпионатында җиңү яулаганнары өчен алтын футболкалар бирүне, соңгы елларда шактый күнегелгән булса да, волейболчылар балалар кебек шатланып кабул иттеләр.

Очрашу вакытында яңа 2017-18 елда “Зенит” уйнаячак форманы тәкъдир итү узды. Киләчәк сезонның уен футболкаларын “Зенит” составына әле бу җәйдә генә алынган бер төркем яңа уенчыларга да тапшырдылар – 6 еллык паузадан соң кире Казанга әйләнеп кайткан Максим Пантелеймоненко, узган Россия чемпионатының иң нәтиҗәле волейболчыларының берсе Никита Алексеев, Алексей Самойленко, Игорь Юдин һәм “Зенит”ның фарм-клубы “Академия”дән Лоран Алекно белән Алексей Кононов команданы һичшиксез көчәйтәчәк. Форма – яңа, нәтиҗәләр – элеккегечә калыр, дип ышанасы килә.



Тантананың кульминациясе – җанатарларның яраткан уенчыларына, остазларга, җитәкчеләргә сораулары.

Татарстанның спорт һәм яшьләр эшләре министры Владимир Леоновның яраткан спорт төре – волейбол, “Зенит”ның иң яхшы уенчыларыннан берсе, Россия җыелмасының суперйолдызы Максим Михайловның яраткан ризыгы – ботка, чемпионнарның остазы Владимир Алекноның теләге – Педро Леонны 5, Максим Михайловны 4, Алексей Вербовны 3 тапкыр клонлаштырып, шулардан команда төзү (монысы, әлбәттә, шаяру иде); остазның тагын бер теләге – өметле яшьләрнең командада күбрәк булуы. Шушы һәм тагын башка 100500 фактларны белделәр җанатарлар. Кыскасы, сораулар бик күп, бик төрле һәм бик кызыклы булды.



Дустым, соңгы елларда дөньяның иң уңышлы, иң данлыклы клубы уеннарыннан читтә калсаң, син үзеңне трендлардан, модадан артта калган кеше дип саный аласың. “Зенит” үз матчларында сине көтә!

Россия чемпионатының Казандагы беренче уены 10 октябрь көнне булачак – безнең егетләр Ярославльнең “Ярославич”
командасы белән көч сынашачак һәм –
ИГЪТИБАР! СПОЙЛЕР! – шаккаткыч уен күрсәтеп җиңәчәк!;))


Искәндәр ХӘБИБУЛЛИН

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев