Логотип Идель
Татарстаным бар!

"ТАТАРСТАНЛЫЛАР СЫНАТМЫЙ"

2 сентябрь көнне Советлар Союзы герое Гани Сафиуллин исемендәге Татарстан кадет корпусының 40 укучысы «Кадеты Приволжья» көньяк укыту-сәламәтләндерү җыеннарына киткән иде. Җыен «Артек» базасында узды.

Җыен вакытында кадетлар Кызыл Таш, Сапун тавына, шулай ук Кырым сугышы вакытында Севастополь тоткан саклау чиген карарга барганнар. Моннан тыш балаларны махсус һәм хәрби дисциплиналар буенча «Морская академия», «Лаборатория моего успеха» кебек остаханәләр, иҗади уеннар, ярышлар һәм кадетлар өчен махсус бал булган.

Әлеге җыенның төп максаты — төрле регионнардан килгән кадет-балаларны үзара таныштыру, берләштерү, һәм регионның милли үзенчәлекләрен күрсәтү. Искәртеп үтәргә кирәк: җыен вакытында кадетлар үзләренең туган якларын, уку урыннарын тәкъдир иттеләр. Быел төп игътибар иҗади номерларны видео ярдәмендә тәкъдим итүгә юнәлтелгән иде. Татарстан кадет корпусы укучылары бөтен Россиягә милли  биюләр күрсәтеп кайтканнар.

Узган ел Татарстан кадет корпусы регион һәм төбәкара ярышларда яхшы чыгыш ясап, икенче урын яулаганнар иде инде. Быел да кадетлар яулаган уңышлар күпләрне куандырды. Татарстанлылар «Кадеты Приволжья» җыенында спорт һәм иҗат өлкәсендә зур уңышларга ирешеп кайттылар.

«Пластилиновая фантазия» дип исемләнгән иҗади бәйге лауреаты исеменә Татарстан кадет корпусы кадетлары Булат Хәйруллин и Булат Мостафин, «Эмблема сборов кадет 2016» номинациясендә биҗүче исеменә Нәсим Муллахмәтов лаек булдылар.

"Кадеты Приволжья" җыеннарында Татарстан, Башкортстан, Удмурт һәм Пермь кадет корпусларыннан килгән 400 бала арасында мондый нәтиҗәләр яулау - зур уңыш.

[gallery size="full" ids="3206,3205,3204,3207"]

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев