Татарстаным бар!
«ТАТАРСТАН КАДЕТЛАРЫ «АРТЕК»КА КИТТЕ»
2 сентябрь көнне Советлар Союзы герое Гани Сафиуллин исемендәге Татарстан кадет корпусының 40 укучысы «Кадеты Приволжья» көньяк укыту-сәламәтләндерү җыеннарына китте. Җыен «Артек» базасында узачак.
Җыен вакытында кадетлар Кызыл Таш, Сапун тавына, шулай ук Кырым сугышы вакытында Севастополь тоткан саклау чиген карарга барачаклар. Моннан тыш балаларны махсус һәм хәрби дисциплиналар буенча «Морская академия», «Лаборатория моего успеха» кебек остаханәләр, иҗади уеннар, ярышлар һәм кадетлар өчен махсус бал көтә.
Әлеге җыенның төп максаты - төрле регионнардан килгән кадет-балаларны үзара таныштыру, берләштерү, һәм регионның милли үзенчәлекләрен күрсәтү. Искәртеп үтәргә кирәк: җыен вакытында кадетлар үзләренең туган якларын, уку урыннарын тәкъдир итәчәкләр. Быел төп игътибар иҗади номерларны видео ярдәмендә тәкъдим итүгә юнәлтелгән. Татарстан кадет корпусы укучылары милли биюләр күрсәтәчәк.
Узган ел Татарстан кадет корпусы регион һәм төбәкара ярышларда яхшы чыгыш ясап, икенче урын яулаган иде инде. Быел исә алар тагын да зуррак уңышларга ирешеп, уңай хис-кичерешләр белән кайтырлар дип көтәбез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
13 марта 2026 - 10:29
21 ЯШЬКӘ КАДӘР ФАСТФУД САТУНЫ ТЫЮ ТӘКЪДИМ ИТЕЛӘ
-
12 марта 2026 - 09:29
«БИЮ»: КАЗАНДА ЯШҮСМЕРЛӘР ДИДЖЕЙ-СЕТЛАР ЯЗДЫРАЧАК
-
11 марта 2026 - 11:24
ТАТАРСТАН ЯШЬЛӘР ЭШЛӘРЕ МИНИСТРЛЫГЫ ФЕДЕРАЛЬ ГРАНТЛАР ТУРЫНДА ТУРЫ ЭФИР УЗДЫРА
-
10 марта 2026 - 13:07
ТАТАРСТАН ВУЗЛАРЫНДА MAX КУШЫМТАСЫ АША СТУДЕНТНЫҢ ЦИФРЛЫ ID СИСТЕМАСЫ ЭШЛӘНӘЧӘК
Нет комментариев