ТАТАР ФОЛЬКЛОР МУЗЫКАСЫ МӘКТӘПЛӘРДӘ
ТР фольклор музыкасы дәүләт ансамбленең республика мәктәпләрендә чыгышлар ясау традициясе 2017 елда да дәвам итәчәк. Бу хакта ансамбль җитәкчесе, Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Айдар Фәйзрахманов хәбәр итте. “Яңа елдан бу концерт-лекцияләр Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы белән ансамбльнең уртак проекты булып барачак. Әлегә проект кысаларында ун районга чыгу планлаштырылган, алга таба бөтен районнарны колачларбыз”, – диде ул.
Ансамбль үз алдына балаларны татар халкының мирасы белән таныштыру, аның киемнәрен, уен коралларын, сәнгатен күрсәтү максатын куя. “Без үз чыгышларыбыз белән балаларда үз халкы белән горурлык хисләре тәрбиялибез, – ди Айдар Фәйзрахманов. – Горурланырлыгыбыз бар. Чөнки татар кешесенә кайда да мөнәсәбәт бик яхшы. Мин моны татар фольклор музыкасын илләрдән илләргә йөрткән кеше буларак әйтәм. Без чыгыш ясаган җирләрдә татар халкы турында безнең ансамблебезгә карап та фикер йөртәләр. Безнең ансамбль бик тәртипле, без татар халкының нинди матур халык булуын күрсәтәбез. Шуңа да безнең өчен мәктәпләрдәге чыгышлар бик әһәмиятле”.
"Татар-информ"
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
26 августа 2026 - 11:17
1 СЕНТЯБРЬДӘН МӘКТӘПЛӘРДӘ ДӘРЕС ВАКЫТЫНДА СМАРТФОН КУЛЛАНУ ТЫЕЛА
-
26 августа 2026 - 08:39
АБИТУРИЕНТЛАРГА УКУ КРЕДИТЫН ВУЗГА КАБУЛ ИТЕЛГӘНЧЕ ҮК БИРЕРГӘ ТӘКЪДИМ ИТӘЛӘР
-
25 августа 2026 - 15:59
ДИДЖЕЙ-СЕТ, ПОДКАСТ СТУДИЯСЕ ҺӘМ СВОП-МАРКЕТ: КАЗАНДА «СИН» КОНТЕНТ-ВЕЧЕРИНКАСЫ УЗАЧАК
-
25 августа 2026 - 11:34
МӘКТӘПЛӘРДӘ ТАРИХ ТЕМАЛАРЫН ӨЙРӘНҮ ТӘРТИБЕН ҮЗГӘРТҮ ТЫЕЛА
Нет комментариев