Татарстаным бар!
ТҮБӘТӘЙ КИ ДӘ - ЙӨГЕРЕРГӘ ЧЫК!
Казан милли ярыммарафонында катнашып, син «Роналд Макдоналд йорты» хәйрия фондына булыша алачаксың.
Хәзерге вакытта анда 24 бүлмә бар. Марафонда «Роналд Макдоналд йорты»ның бер бүлмәсе чыгымнарын капларлык акча җыймакчылар. Моның өчен 480 мең сум акча кирәк.
Казан милли ярыммарафоны Татарстанда уздырыла торган марафоннар арасында иң кәттәсе булачак, ахры. Чөнки безнекеләр бу көнне түбәтәйләрдә йөгерү буенча дөнья рекорды куярга җыеналар.
Катнашучылар, «Роналд Макдоналд йорты»на булышу йөзеннән, Казанның үзәк урамнары буенча 21,1 чакрым араны йөгереп узачаклар. Фиништан соң тәмле чәй һәм өчпочмаклар белән сыйланачаклар. Көзге Казан белән хозурлану өчен менә дигән сәбәп бит бу!
Балалар өчен A-kidz RUN дип аталган бушлай марафон да булачак.
8 октябрь көнне стартта күрешәбез, дуслар! Килегез, күңелле булачак!
Казанда «Роналд Макдоналд йорты» 2013 елда төзелде. Ул Балалар республика клиник хастаханәсе янында урнашкан. Бу йорт авырый торган балаларга әти-әниләре белән бергә яшәргә мөмкинлек бирә.
Хәзерге вакытта анда 24 бүлмә бар. Марафонда «Роналд Макдоналд йорты»ның бер бүлмәсе чыгымнарын капларлык акча җыймакчылар. Моның өчен 480 мең сум акча кирәк.
Казан милли ярыммарафоны Татарстанда уздырыла торган марафоннар арасында иң кәттәсе булачак, ахры. Чөнки безнекеләр бу көнне түбәтәйләрдә йөгерү буенча дөнья рекорды куярга җыеналар.
Катнашучылар, «Роналд Макдоналд йорты»на булышу йөзеннән, Казанның үзәк урамнары буенча 21,1 чакрым араны йөгереп узачаклар. Фиништан соң тәмле чәй һәм өчпочмаклар белән сыйланачаклар. Көзге Казан белән хозурлану өчен менә дигән сәбәп бит бу!
Балалар өчен A-kidz RUN дип аталган бушлай марафон да булачак.
8 октябрь көнне стартта күрешәбез, дуслар! Килегез, күңелле булачак!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
16 апреля 2026 - 12:24
ТАТАР ТЕЛЕ ИМТИХАНЫН САЙЛАУЧЫ 11 СЫЙНЫФ УКУЧЫЛАРЫ САНЫ ИКЕ ТАПКЫРГА АРТКАН
-
15 апреля 2026 - 14:32
ТАТАРСТАНДА ИМТИХАН ҮТКӘРҮ ПУНКТЛАРЫН ҖИҺАЗЛАУГА 300 МЛН СУМНАН АРТЫК АКЧА БҮЛЕП БИРЕЛГӘН
-
15 апреля 2026 - 12:20
«ГОСУСЛУГИ» ПОРТАЛЫНДА БДИГА ӘЗЕРЛӘНҮ ӨЧЕН ТРЕНАЖЁР БАРЛЫККА КИЛДЕ
-
14 апреля 2026 - 08:53
ЧУВАШИЯ РЕСПУБЛИКАСЫНДА II БӨТЕНРОССИЯ «ТАТАР ТЕЛЕ - ХАЛКЫМ ТЕЛЕ» КОНКУРСЫНЫҢ ФИНАЛЫ УЗДЫ
Нет комментариев