Логотип Идель
Татарстаным бар!

«СОЗВЕЗДИЕ-ЙОЛДЫЗЛЫК»: КОМСОМОЛНЫ САГЫНА?!

Чистайда фестивальнең районара гала-концерты узды. Быелгы «Созвездие-Йолдызлык» фестивале комсомолга багышлана.

“Созвездие-Йолдызлык” фестиваленең экваторы килеп җитте. Ул күптән түгел Чистайның мәдәни-күңел ачу үзәгендә үткән зона гала-концертына туры килде. Быел комсомол 100 еллык юбилеен бәйрәм итә. Шул уңайдан, быел 18нче тапкыр яшь талантларны җыйган фестиваль комсомолга багышланган. Бу хакта алып баручы сәхнәдән игълан итте.

Комсомолга багышлану сәбәпле, катнашучыларга совет чоры җырларын башкару тәкъдим ителгән иде.

Фестивальнең конкурслары вокал, хореография һәм конферанс номинацияләрендә үтә. Чистайда үткән гала-концертка катнашучылар Татарстанның Чистай, Нурлат, Яңа Чишмә, Аксубай, Әлки һәм Чирмешән районнарыннан килгән. 1 һәм 2 зона турларында җиңеп чыгып, алар Казанда үтәчәк турларга чакыруга ия булу өчен көч сынашты. Һәр номинациядә өч төрле яшь категориясендә берничә бию коллективы, җырчылар һәм сүз осталары Казанда апрельдә үтәчәк турларга чакыру алды.



Алга таба алар “Уникс”та һәм “Пирамида” мәдәни күңел ачу үзәгендә үтәчәк гала-концертларда катнашыр өчен, көч сынашачак. “Пирамида”да чыгыш ясаган җиңүчеләргә фестивальнең Кырымдагы лагеренә, төрле шифаханәләргә ял итәргә чакыру һәм башка кыйммәтле бүләкләр бирелә.

Фестивальнең директоры һәм генераль продюсеры Дмитрий Туманов әйтүенчә, “Созвездие-Йолдызлык”ның уникальлеге - кешеләрнең чыннан да аны яратуларында.



Конкурсантларны Татарстан Республикасының алып баручы мәдәният эшлеклеләре бәяли. Алар: Россия Федерациясе Хөкүмәтенең мәдәният өлкәсе лауреаты, Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, “Созвездие-Йолдызлык” фестиваленең директоры һәм генераль продюсеры Дмитрий Туманов, М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театры артисты, Н.Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясе кафедра мөдире, профессор Зилә Сөнгатуллина, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, режиссёр Владимир Аносов, Россия Федерациясенең атказанган артисткасы, Татарстан Республикасының халык артисты, Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбленың баш балетмейстеры Раилә Гарипова, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, “Созвездие-Йолдызлык” яшьләр иҗтимагый оешмасының директоры Айдар Гайнетдинов, Татарстан Республикасының атказанган артисты, “Зө-Ләй-Лә” төркеменең солисткасы Ләйсән Закирова, Россия җырчысы, актриса, продюсер Алина Ивах, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, алып баручы Дмитрий Пивоваров, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, режиссёр Дмитрий Платонов, халык депутаты Нурия Хашимова, алып баручы, редактор, “Яңа Гасыр” телерадиокомпаниясенең проектлар авторы Резеда Хәсәнова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев