САЙЛАУЛАРДА ПОКЕМОННАР КАТНАШМАЯЧАК
“Сайлау алланнарына покемоннарны кертү катгый тыела!”- дип җавап кайтарды РТ Үзәк сайлау комиссиясенең председателе Гобәйдуллин Әгъзам Самат улы... һәм информацион мәгълүмати үзәктә бөтен кеше уянып китте. Сорау исә түбәндәгечә яңгырады: “Кайбер сайлау үзәкләрендә покемон тоту модульләре куелачак дигән хәбәр таралды. Бу дөресме?” Баксаң, покемоннар булмаячак икән, ләкин быел беренче тапкыр сайлауларга килүче яшьләргә һәм туган көнен уздыручыларга истәлекле бүләкеләр каралган! Сүз уңаеннан, 2016 елда 800 000 артык яшь сайлаучылар (18-33 яшьлекләр) килүе көтелә. Татарстан буенча барлыгы 2 800 сайлау үзәге ачылды, тагын өстәмә 12 алан чит төбәкләрдә һәм ватандашларыбыз яшәгән чит илләрдә корылган икән. Кандидатларга килсәк, һәр округта барлыгы 7 кеше, кайберләре берничә округ буйлап катнаша. Мәсәлән, күбебезгә таныш Дмитрий Бердниковны унике урында сайларга мөмкин... Быел сайлауларны күзәтүчеләр саны да шактый, барлыгы 12 500 кеше катнаша, иң күп күзәтүче тәкъдим иткән партия – Бердәм Россия.
Кемне сайлау – һәр кешенең үз эше. Ләкин, дуслар, шуны онытмагыз, һәрберегезнең тавышы – мөһим!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
20 июня 2025 - 15:23
YUMMY MUSIC ЛЕЙБЛЫ ЯҢА ҺӘМ ҮЗЕНЧӘЛЕКЛЕ КОМПОЗИЦИЯ ТӘКЪДИМ ИТӘ — «QARA LOGAN»
-
20 июня 2025 - 14:57
«ВИДИМО-НЕВИДИМО» ПРОЕКТЫ ЯҢА ТАМАША ТӘКЪДИМ ИТӘ
-
18 июня 2025 - 11:14
СТУДЕНТЛАР ФОРУМЫНА РӘХИМ ИТ!
-
11 июня 2025 - 12:36
СПЕКТАКЛЬ-ФЭНТЕЗИ «МИРАС»: КАЗАН ЦИРКЫ БЕРЕНЧЕ ТАПКЫР ТАТАР МӘДӘНИЯТЕ ТУРЫНДА ТАМАША ТӘКЪДИМ ИТӘ
Нет комментариев