«С» – ДИМӘК, СУВЕРЕНИТЕТ
"Суверенитетны күпме йота алсагыз,шулкадәр алыгыз!" Борис Николаевич Ельцин 1990 елның 6 августында әйткән иде бу сүзләрне. Шулардан соң безнең өчен дә, Россия өчен дә яңа тарих башланып китте.
Ул вакытта безнең кайсыбыз сезнең яшьтә, кайсыбыз эне-сеңелләрегез яшендә иде. Дөнья кинәт кенә үзгәргәндә, диюем. Дөнья дигәндә, мин әлбәттә, бөтен дөньяны түгел, үзебез яшәгән мохитне күздә тотам. Үзгәрешне хәтта без дә – әле мәктәпкә бармаган балалар да тойдык. Әйтик, садикта (юалалар бакчасында түгел!) безнең күбебез Женечка, Васечка булып йөрде. Ә мәктәпкә күчкәч без Җәмил, Васыйл булып куйдык. Мәктәп директоры да Галина Рашидовнадан Галия Рәшитовнага әйләнде. Ә инде соңрак, югары сыйныфларда тарих укыганда мондый үзгәрешнең нидән килеп чыкканын да аңлый башладык.
Милли үзаң
1970-80 еллар – татар халкы өчен шактый авыр еллар. Иҗтимагый-сәяси идарә тулысынча федераль үзәктән башкарыла. Ләкин төп дәүләтнең үзендә дә хәлләр мөшкел – 1990 елда СССР таркалу – моның дәлиле. Әлеге СССРга кергән милләтләрдә милли үзаң күтәрелү процессы башлана. Әмма милли үзаң күтәрелү – абстракт төшенчә. Аны позитив рухта, практик нәтиҗәләре булырлык итеп ни рәвешле башкарырга? Билгеле, һәрбер милләт тә, һәр кеше кебек үк, үзе өчен үзе җавап бирергә, мөстәкыйль эш йөртергә тели. Татарларда да шундый теләк уяна.
Татарлар берничә гасырлар элек зур сәясәт казанында кайнаган милләт, шул исәптән халыкара, дәүләтара мөнәсәбәтләре дә алып барылган. Татар автономиясе тулысынча аерылып чыкмыйча бик үзенчәлекле мөстәкыйльлек-суверенитет дәгъвалап карарга була. Бу барышның башында ул вакыттагы Татар обкомының беренче секретаре (бигрәк катлаулы, әйеме?) Минтимер Шәймиев тора. Нәкъ менә аның инициативасы белән мөстәкыйльлек алу турындагы беренче сөйләшүләр алып барыла, проектлар төзелә башлый.
Шулай итеп, 1990 елларда яңа тарих Россия өчен генә түгел, Татарстан өчен дә башлана. Дөресрәге, Татар автономиясе өчен. Татарстан (аңа тиңдәш булган Татарстан Республикасы) атамасы нәкъ менә 1990 елда суверенитет турындагы Декларация кабул ителү белән тарих битләрендә пәйда була. Ләкин киң кулланылышка атама 1992 елда гына керә.
КОММЕНТАРИЙ
Салават Юзеев, режиссёр, язучы:
Ул елларны искә алганда беренче булып нәрсә искә төшә? Казан – Россиядә күпләп булган тузанлы, провинциаль, үзенең йөзе булмаган бер шәһәр иде. Татар дип аталу ул вакытта оят дисәң оят түгел – ничектер уңайсыз иде. 1990нчы еллар башына исә халыкта милли үзаң уянды, озак вакыт пыскып утырган, сүнеп баручы учак дөрләп яна башлады. Моның нәтиҗәләре дә шактый позитив булды дип исәплим. Миңа калса, безнең уңышларның күбесе нәкъ менә суверенитет белән бәйле. Без хәзерге көндә курыкмыйча, горурлык белән татарлыгыбызны таныйбыз, рәхәтләнеп, авыз тутырып «без - татарлар» дип әйтә алабыз. Бүген Казан инде провинция түгел, ә бар кеше дә килеп күрергә теләгән иң матур шәһәрләрнең берсе. Без тарихыбызны, гореф-гадәтләребезне сакларга, милли үзенчәлекләребезне саклаган хәлдә, рәхим итеп безгә килегез, кунак булыгыз дияргә сәләтле. Һәм иң мөһиме – суверенитет канаты астында тәрбия алган тулы бер буын балалар үсте.
1992: халык референдумы
Татарстан өчен тагын бер зур вакыйга – Республикада суверенитет кабул итү турында халык референдумы булып узды. Референдумда бары бер сорау бирелә: «Сез Татарстан Республикасының Россия Федерациясе һәм башка республика, дәүләтләр белән мөнәсәбәтләрен тигез яклы килешүләр нигезендә башкара торган суверен дәүләт икәнен таныйсызмы?». 61,4% − әйе; 38,6% − юк. Һәм озак кына сөйләшүләр, киңәшмәләрдән соң Татарстан үзен суверен дип игълан итә, Конституция кабул ителә. Конституция нигезендә Республиканың үз табигый байлыкларына үзе (Татарстан халкы) хуҗа була, рәсми ике теллелек (татар һәм рус телләренең тигезлеге) кертелә, Татарстан үз кануннарын тормышка ашыра башлый.
КОММЕНТАРИЙ
Раил Гатауллин, Belem.ru порталы җитәкчесе, Тatarile.org проектын эшләүчеләрнең берсе:
Суверенитет алынган елларда мин әле мәктәп укучысы гына идем. Ул чакта вакыйгаларның мәгънәсен тирәнтен аңламаганмындыр да. Әмма киләчәк тормышыма моның тәэсире шактый зур булды. Беренчедән, мин югары уку йортын туган телемдә тәмамладым – татар мәктәбендә физика һәм информатика укытучысы белгечлеге алдым. Туган телемдә урта мәктәптә, соңрак югары уку йортында белем бирдем. Татар телендә язылган информатика дәреслекләрем күп укучылар өчен туган телдә белем чыганагына әйләнделәр. Туган телләрендә белем алып, укучыларым да тормышта үз урыннарын таптылар, бүгенге көндә уңышларга ирешеп баралар.
Суверенитет яулау җиңел бирелмәгән, Татарстанда үткәрелгән референдум ул – миллионлаган татар халкының фикере, теләге. Әмма кадерләп сакламасаң, кадерен белмәсәң, бар әйберне дә югалтып була. Шуңа күрә, туган ягыбызның, туган телебезнең кадерен белик, мөмкин кадәр күбрәк туган телебездә сөйләшик һәм аны камилләштерик!
1994: тагын бер данлы ел
Бу елда Татарстан Республикасының Россия Федерациясе белән килешүе төзелә, гамәлгә керә. Әлеге килешү нигезендә Татарстанның Конституциягә хокуклы булуы, Конституциядән чыгып, үз кануннары буенча яшәве раслана.
Шушы барыш нәтиҗәләрендә Татарстанда татар теленең милли тел статусы, милли мәктәпләр ачарга мөмкинлекләр барлыкка килә, Республика үзе тапкан байлык-мөлкәтләрен үз халкы хакына тота башлый.
1991 елның 4 июлендә Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиев кабул иткән Присяга тексты:
«ТОРЖЕСТВЕННО КЛЯНУСЬ ВЕРНО СЛУЖИТЬ НАРОДУ ТАТАРСКОЙ ССР, УКРЕПЛЯТЬ И ЗАЩИЩАТЬ СУВЕРЕНИТЕТ РЕСПУБЛИКИ ТАТАРСТАН, СТРОГО СЛЕДОВАТЬ КОНСТИТУЦИИ И ЗАКОНАМ ТАТАРСКОЙ ССР, ГАРАНТИРОВАТЬ ПРАВА И СВОБОДЫ ГРАЖДАН, ДОБРОСОВЕСТНО ВЫПОЛНЯТЬ ВОЗЛОЖЕННЫЕ НА МЕНЯ ВЫСОКИЕ ОБЯЗАННОСТИ ПРЕЗИДЕНТА ТАТАРСКОЙ СОВЕТСКОЙ СОЦИАЛИСТИЧЕСКОЙ РЕСПУБЛИКИ»
СЕЗНЕҢ ФИКЕР
Камилә Ганибаева, Кама Тамагы:
Минемчә, суверенитет ул – илнең бәйсезлеге. Татарстан суверенитет яулагач, татар теленә, дингә игътибар үсә башлаган, яңа мәчет, татар мәктәпләре ачылган, төрле гәҗит-журналлар бастырылган.
Алинә Кадриева, Арча:
Минем уйлавымча, суверенитет ул – илебезнең үз хакимиятенә ия булуы. Җәмгыятьтә хакимиятнең күп төрләре бар, ләкин дәүләтебез югары хакимияткә ия булырга тиеш. Ул чыгарган карарлар барлык гражданнар өчен дә мәҗбүри. Суверенитет яулагач, татар теленә күберәк игътибар бирелә башлаган, тәрҗемә эшләренә урын бирелгән дип уйлыйм. Хәзер татар телендә фильмнар төшерелә башлады. Бу бәйсезлек милләтебезнең, республикабызның дәрәҗәсен арттыруга азмы-күпме йогынты ясады.
Булат Фәссахов, Казан:
Суверенитет ул – бэйсезлек, ирек дип анлыйм. Үз сүзен ирекле рәвештә әйтә алган кеше – суверенитетлы кеше рәтенә керәдер. Мин соңрак дөньяга килгәнмен, шуңа элек ничек булган да, хәзер ничек – әйтә алмыйм. Минемчә, үзгәрешләрне 90нчы еллар кешеләре генә төгәл әйтә ала.
Альбина Хәйруллина, Балтач:
Миңа калса, суверенитет Татарстан халкын үзгәрткән, аларның үзләренә ышанычын арттырган, Татарстан башка Республикалар белән бер рәттә, ә кайвакыт алдарак та бара.
18.05.2015
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
12 октября 2024 - 19:20
ТАТАРСТАНДА БЕРЕНЧЕЛӘР ХӘРӘКӘТЕ ЛИДЕРЫН САЙЛЫЙЛАР
-
11 октября 2024 - 16:30
Татарстан яшүсмерләре «Дипломатиянең мәктәп клублары» федераль проектында катнаша
-
11 октября 2024 - 15:15
«Әйдә ШаяРТ» татар КВН лигасының яңа сезонында нинди командалар катнаша?
-
10 октября 2024 - 10:20
«САБАНТУЙ» ЖУРНАЛЫНЫҢ 100 ЕЛЛЫГЫНА БАГЫШЛАНГАН КҮРГӘЗМӘ АЧЫЛДЫ
Нет комментариев