Логотип Идель
Татарстаным бар!

«РОССИЯ МӘКТӘП УКУЧЫЛАРЫ ХӘРӘКӘТЕ»НЕҢ ТУГАН КӨНЕ

Әле кайчан гына Татарстан балалары «Россия мәктәп укучылары хәрәкәте» составына керде. Баксаң, моңа ике ел узып та киткән. Шушы хәрәкәтнең туган көне уңаеннан Татарстанда өч көнлек форум уза.

“Россия мәктәп укучылары” хәрәкәте 4 юнәлешне үз эченә ала:


– шәхси үсеш;


– гражданнар активлыгы;


– хәрби-патриотик юнәлеш;


– «Зур мәктәп редакциясе» – мәгълүмати-медиа юнәлеше.



"Мин – "Зур мәктәп редакциясендә"


Казанның 103нче мәктәбе 11нче сыйныф укучысы Дилия Сәйфетдинова «Россия мәктәп укучылары хәрәкәте»нә моннан бер ел элек кушылган. Былтыр октябрь аенда ул шушы хәрәкәткә керер өчен үзенең педагог-оештыручысы белән гариза җибәргән була. Быел исә Дилиянең укытучысы «Россия мәктәп укучылары хәрәкәте»нең төбәк координаторына әйләнгән. Бу активист кызны дә яңа үрләр яуларга тагын да канатландыра. Форумда ул катнашучы да, оештырырга ярдәм итүче дә.



– Мин Татарстандагы «Россия мәктәп укучылары хәрәкәте»нең «Зур мәктәп редакциясе» составында торам. Без социаль мәйданчыклар белән эшлибез, төрле чаралардан социаль челтәрләргә постлар язабыз. Республика районнарының нәрсә белән яшәгәнен күрсәтәбез, видеолар төшерәбез, белем бирү, күңел ачу чараларын яктыртып барабыз. Шушы мәгълүматлар аша укучылар үз районнарындагы активистларның нәрсә белән шөгыльләнгәнен белә. Шулай ук, безнең социаль мәйданчыклар аша алар бер-берсе белән аралаша, – дип сөйләде «Ялкын»га Дилия.

Бу хәрәкәткә эләгү активист кызга үзенең нәрсә булдыра, нәрсәгә ирешә алганлыгын аңларга мөмкинлек биргән. «Әгәр әле минем нәрсәнедер эшләп караганым юк икән, бу бит әле моны булдыра алмыйм дигән сүз түгел. Мин моңа бары тик алынмаган булганмын», – ди ул. Шуңа да бу хәрәкәт аңа күп кенә ишекләрне ачкан, ул башка иҗтимагый оешмаларда катнаша башлаган. Кемдер үзен биюгә, спортка багышласа, Дилия иҗтимагый тормыштан башка яши алмыйм, ди.

«Россия мәктәп укучылары хәрәкәте» – зур гаилә


Быелның август аеннан бу хәрәкәтнең Татарстандагы координаторы итеп Мария Кропотина билгеләнгән. Бу тикмәгә дә түгел, чөнки ул эшләгән мәктәп «Россия мәктәп укучылары хәрәкәте»нең Татарстандагы пилот мәктәпләре арасында иң яхшысы, дип табылган.

– «Россия мәктәп укучылары хәрәкәте» минем өчен зур бер гаиләгә әверелде. Шушы бер ел дәвамында ул һәрвакыт миңа яңа мөмкинлекләр ача. Без бары тик алга барабыз. Бу хәрәкәтнең пионерлар, октябрятлар белән дә бераз охшаш яклары бар. «Россия мәктәп укучылары хәрәкәте» – илне яхшы якка үзгәртергә теләүчеләр. Алар яңа проектлар ясый, профессияләрне популярлаштыра, волонтерлык эше белән дә шөгыльләнә. Шул ук вакытта бу хәрәкәт Россия киңлекләренә ишек ача, – дип аңлата Мария Кропотина.

Форумда хәрәкәтнең төп дүрт юнәлешенең үз лидерлары сайлап алыначак. Шулай ук «Россия мәктәп укучылары хәрәкәте»нең Татарстан рәисе дә билгеләнәчәк. Ул барлык дүрт юнәлешне дә контрольдә тотачак. Безнең республикада «Россия мәктәп укучылары хәрәкәте»нең «сайлаулары» әле беренче тапкыр гына үтә икән.






Лариса Сулима, Татарстан мәгариф һәм фән министры урынбасары:

– IT-лицей «Россия мәктәп укучылары хәрәкәте» Татарстан бүлегенең пилот мәйданчыгына әверелде. Безнең эшчәнлегебезнең медиа бүлеге дә шушы мәктәптә урнашкан. Без еш кына, «Сез – безнең киләчәгебез», дип әйтергә яратабыз. Мин моны дөресләп җибәрер идем. Сез – безнең хәзергебез. Чөнки сез бүген үк үз мәктәпләрегездә, районнарыгызда игелекле эшләр кыласыз. Шушы өч көн дәвамында тагын да бердәмрәк булуыгызны телим. Сезгә «Россия мәктәп укучылары хәрәкәте»нең Татарстан бүлеге лидерын да сайлап алырга кирәк булачак.

Былтыр Татарстанда «Россия мәктәп укучылары хәрәкәте»нә кушылган мәктәпләрнең саны 53 кенә булган. Хәзер бу хәрәкәттә – республикабызның 600 мәктәбе. Шуңа да бу эшне контрольдә тота торган төп состав кирәк тә инде. Бүген Россиядә 8000 мәктәп, 9 миллион укучы «Россия мәктәп укучылары хәрәкәте»нә кергән.

Алинә МИННЕВӘЛИЕВА
Ринат НӘҖМЕТДИНОВ фотолары















Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев