Татарстаным бар!
РЕТРОТРАМВАЙ ЭЧЕНДӘ - WI-FI!
Казанлылар өчен тагын бер яңалык! Хәзер Казанда 80нче еллардагы трамвайда йөреп була! Маршрут тимер юл вокзалыннан алып елга портына кадәр дәвам итә. 35 минутлык сәяхәт кесәне 200-300 сумга такырайта.
Әлеге ретротрамвай 1986 елда чыгарылган. Элек ул вагон-ресторан булган. Бу транспорт милли рухта бизәлгән: “башына” түбәтәй “кигән”, алдына бабай йөзе төшерелгән.
Ретротрамвай эчендә татар музыкасы уйный. Өстәлләрдә шәһәр картасы куелган. Хәзерге вакытта бу транспорт пәнҗешәмбе-якшәмбе көннәрендә эшли. Трамвайда 10.00-22.00 сәгать аралыгында йөреп була. Сәяхәт дәвамында, җиде телнең берсен сайлап, аудиогидны тыңларга мөмкин. Транспорт эчендә wi-fi да эшли.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
9 октября 2026 - 14:21
ТАТАРСТАН МӘКТӘПЛӘРЕНДӘ ЯСАЛМА ФӘҺЕМ ДӘРЕСЛӘРЕ БАШЛАНА
-
9 октября 2026 - 11:58
ЮГАРЫ БДИ НӘТИҖӘЛӘРЕ ӨЧЕН ӨСТӘМӘ БАЛЛ БИРЕРГӘ МӨМКИННӘР
-
8 октября 2026 - 11:47
2027 ЕЛДА ВПР 19 АПРЕЛЬДӘН 21 МАЙГА КАДӘР УЗАЧАК
-
8 октября 2026 - 11:26
КАЗАНДА ТӨШЕРЕЛГӘН «АЙДА» СЕРИАЛЫ НОЯБРЬДӘ ЧЫГАЧАК
Нет комментариев