Татарстаным бар!
«РӨСТӘМ МИҢНЕХАНОВ «ФӘНСАР» ФӘННИ БЕЛЕМ БИРҮ ҮЗӘГЕН АЧЫП ҖИБӘРДЕ»
8 нче июль көнне Рөстәм Миңнеханов Татарстанның Алексеевск районында урнашкан «Фәнсар» фәнни-белем бирү үзәген ачып җибәрде. Республикабыз Лидеры ярдәме белән оештырылган әлеге үзәк Биләрдә, ел саен уздырыла торган «Сәләт» форумы җирлегендә урнашкан.
Ачылу тантанасы барышында, Рөстәм Миңнеханов «Фәнсар» фәнни белем бирү үзәгенең Татарстан Республикасының гына түгел, Россия һәм бар дөньяның интеллектуаль көчен арттыруда зур урын алып торырга тиешлеген ассызыклады. «Балалар, без сезнең белән, сезнең әйдаманнарыгыз, укытучыларыгыз белән горурланабыз. Сез - безнең киләчәгебез!» - диде Республикабыз Лидеры.
«Сәләт»нең башка проектларыннан аермалы буларак, яңа фәннәр сарае ел дәвамында эшләп киләчәк. Әлеге үзәк урта һәм югары сыйныфларда белем алучы 120 укучыны күз алдында тотып эшләнгән. Биредә Татарстаннан һәм башка регионнардан булган сәләтле балалар, россиякүләм һәм халыкара олимпиада җиңүчеләре шөгыльләнәчәкләр. Оештыручылар сүзләренә карганда, «Фәнсар» 5 төп юнәлеш буенча үз эшен алып барачак: фән, белем бирү, тел ягыннан әзерлек, тарих һәм мәдәният.
Рөстәм Миңнеханов фәнни белем бирү үзәгенең торак биналарын, мәдәният йортын, компьютер бүлмәләрен, IT лабораторияләрне карап чыкты. Барлык объектларның да мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен уңайлы булуы бик мөһим.
«Вместе с Президентом» хәрәкәте активисты, «Сәләт» фонды башкарма директоры Тимур Сөләйманов үзенчәлекле «Фәнсар» фәнни белем бирү үзәгенең сәләтле балалар өчен гаять мөһим булуын ассызыклады һәм Рөстәм Миңнехановка рәхмәтләрен белдерде. Тимур Сөләйманов «Стратегия-2030» дип исемләнгән Татарстанны үстерү стратегиясе кысаларында «Биләр-2050» юл картасы проектын төзүләре хакында да сөйләп китте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
17 апреля 2026 - 11:03
ТАТАРСТАН – ПУШКИН КАРТАСЫ БУЕНЧА ИҢ АКТИВ ТӨБӘКЛӘРНЕҢ БЕРСЕ
-
16 апреля 2026 - 12:24
ТАТАР ТЕЛЕ ИМТИХАНЫН САЙЛАУЧЫ 11 СЫЙНЫФ УКУЧЫЛАРЫ САНЫ ИКЕ ТАПКЫРГА АРТКАН
-
15 апреля 2026 - 14:32
ТАТАРСТАНДА ИМТИХАН ҮТКӘРҮ ПУНКТЛАРЫН ҖИҺАЗЛАУГА 300 МЛН СУМНАН АРТЫК АКЧА БҮЛЕП БИРЕЛГӘН
-
15 апреля 2026 - 12:20
«ГОСУСЛУГИ» ПОРТАЛЫНДА БДИГА ӘЗЕРЛӘНҮ ӨЧЕН ТРЕНАЖЁР БАРЛЫККА КИЛДЕ
Нет комментариев