Логотип Идель
Татарстаным бар!

"ПОДСЛУШАНО"ГА КЕР, ЯМЕ?!

– Хәзер урамда бер кеше юк. Кайда соң бар халык?
– Кайда булсыннар, Бибихәтимә. Интернетта бит хәзер бөтенесе. Вәт безнең заманда ууу-уу-уул…


Беребезгә дә яңалык түгел: бүген күп кешенең ике тормышы бар: чын һәм виртуаль. Булуы бер хәл, шул ике тормышны бертигез дәрәҗәдә алып бара да белергә кирәк бит. Бүген без синең белән Вконтакте сайтындагы «көфер почмакларын» барларбыз.

«Хэерле ирта» бездән башлана!


Һәр шәһәр, район һәм авыларның шундый җыелу «урыннары» бар. Анда халык кемнедер сүгә, мактый, аралаша, фикер алыша, дуслаша, хәтта ызгыша. Казан халкының виртуаль дөньяда җыелу урыныннан башлыйк. «Вказани поймут» – башкалабыз кешеләренең «Вконтакте» сайтындагы иң күп тупланган урыннарының берсе. Әлеге төркемгә 292 меңнән артык кеше теркәлгән, аларның уртача яше 17дән 35кә кадәр.

Төркем үз эшен 2013 елда башлап җибәрә, анда бүгенге көндә 4 администратор эшли. Мондый төркемнәрнең реклама акчасына яшәве сер түгел. Биредә реклама урнаштыру 3000 сумга төшә икән.

Администраторлар әйтүенчә, төркемдәге һәр язылган сүз контрольдә тотыла. Мисал өчен, стоп-сүзләр эшли, ягъни тыелган сүз, гыйбарәләр автомат рәвештә юкка чыгарыла.

Аралашуның нинди телдә баруы турында әйтеп тору кирәк түгелдер. Рус телендә булса да, татарлыкны чагылдырган язмалар юк түгел, еш кына төркем безгә «хэерле ирта» тели. Акмаса да, тама, дигәндәй, татарча комментарий язучылар да очрап куя, татарча интерактивлар очраштыргалый, биредә татарлар гына түгел, рус милләтеннән булган кешеләр дә татар телендә аралашырга тырыша. Араларында бу хәлне ошатмаучылар да юк түгел.

Казан арты «тусовка»сы


«Подслушано | Арск» – Арча районы халкының аралашу урыны. Биредә 9 меңгә якын кеше теркәлгән, араларында балалар да, пенсия яшендәге абый-апалар да бар. Төркем кагыйдәләре буенча, монда бер-береңне кимсетү, дин, сәясәт турында сөйләшү тыела. Аралашу, күбесенчә, рус телендә бара, шуңа карап, Арчаның үзендә яшьләрнең нинди телдә сөйләшүен чамаларга мөмкин. Төркемне бер генә кеше җитәкли. Аның әйтүенчә, ул төркемне үстерергә, киңәйтергә тели, әмма әлегә фикердәшләр таба алмый.

«ПодслушанО в АтнЕ« төркеме үз эшен 2014 елда башлап җибәрә. Исеме русча яңгыраса да, монда халык, күбесенчә, татар телендә аралаша. Бүгенге көндә аңа 8 меңгә якын кеше теркәлгән.

Актаныш: «подслушано»да күрешербез!


«Подслушано в Актаныше». Кем-кем, тик Актаныш яшьләре туган телләрендә арлашадыр инде, шәт. Карап карыйк. Төркемгә 2013 елда нигез салынган. Теленә килгәндә, төркемдә, чыннан да, аралашу, күбесенчә, татар телендә бара. Реклама рус телендә тәкъдим ителә.

Актаныш «подслушано»сы һәм төркем белән эшләү процессы белән ныграк танышу өчен, аның администраторы Афанасий Пупков (куркынычсызлык максатларында, үзе белән шулай таныштырды, сәбәбен мәкалә азагында укый аласың) белән әңгәмә кордык.

– Бүгенге көндә командагызда ничә кеше эшли?

– Беренче чорда төркемне үзем генә алып бардым, аннан үземә ярдәмче табарга уйладым. Администраторлар саны стабиль түгел, алар еш алышынып тора. Бүгенге көндә командабызда 4 кеше хезмәт куя.

– Төркем турында негатив фикер әйтүчеләр, тәнкыйтьләүчеләр дә юк түгелдер. Нәрсә дип яманлыйлар?

– Тәнкыйть бар гына түгел, бик күп. Кемдер аның язмасын төркемдә урнаштырмаган өчен ачулана, кемдер үзен хурладылар дип саный. Мондый проблема безнеке кебек группалар өчен табигый хәл.

– Киләчәккә планнарыгыз нинди, шушы рухта дәвам итәргә уйлысыйзмы, әллә үзгәрешләр дә көтеләчәкме?

– Вконтакте сайты кагыйдәләре буенча, без төркемнең төп юнәлешен үзгәртә алмыйбыз. Шуңа күрә үз кыйблабызга тугры калырга тырышабыз. Булдыра алганча, язылучыларга уңайлы булсын, дип эшлибез.

– Төркем керем бирәме? Реклама куярга теләк белдерүчеләр күпме?

– Һәрдаим булмаса да, төркем керем бирә. Кергән акча телефон чыгымнарын капларга, Интернет һәм фатир өчен түләргә җитә.Тагын берәр җирдә эшләмәсәң, бу акчага гына яшәп булмый.

– Язмалар билгеле бер фильтр аша үткәреләме, нинди типтагы язмалар төркемдә чыкмый?

– Кагыйдәләр буенча, без тәүлегенә 50дән артык пост урнаштыра алмыйбыз. Сүгенү сүзләре булган, кемнедер мыскыл итеп язылган язмалар урнаштырылмый.

– Әлеге эштән туеп, аны башка берәүгә тапшыру теләге еш туамы?

– Бу эш ялыктыра, еш кына вакыт җитми, шулай да әлеге эшне ташларга уйламыйм. 2000 язылучы гына булганда, төркемне сатарга дигән уй килгән иде, тик сатып алырга теләк белдерүчеләр аның бәясеннән курыкты: мин бер язылучыга 1 сум сорадым. Ике атналап вакыт узганнан соң, теләгем сүрелде, төркемне алга таба үстерергә карар кылдым. Бүгенге көндә төп горурлыгым: барлык кешеләр дә реаль, ягъни тегенди-мондый ысуллар белән халык санын арттыру белән шөгыльләнмибез.

– Актаныш - татар телле район. Төркемдәге күп постлар рус телендә. Бу нигә шулай?

– Барысы да язылучылардан тора. Алар нинди телдә тели, шул телдә постлар җибәрә. Кызыклы мәгълүмат, файдалы киңәшләр Интернетта рус телендә генә бар, шуңа күрә русчаны элми хәл юк.

Авыл халкының «подслушывать» итәргә вакыты каламы?


Интернет киңлекләрендә авыл төркемнәре дә күп. Тик аларда халык сирәк «утыра». Күбесенчә, тегене сатам, моны алам ише реклама гына очрый.

Мәсәлән, Арча районы Ашытбаш авылының төркеменә игътибар итик. Монда аяк басуга, «Хөрмәтле Ашытбашлылар! Чын күңелдән Сезнең барлык борчуларыгызны, шатлыкларыгызны уртаклашабыз. Шуны искәртеп китәсе килә: кеше әләкләү, мыскыллау, «тузга язмаганнарны» язу тыела» сүзләре күзгә ташлана. Халык шулай эшли дә: тузга язганнарын да, язмаганнарын да ЯЗЫП ТОРМЫЙ. Соңгы вакытта, биредә күбесенчә авылның мәдәният йортында буласы чаралар турында белдерүләр генә урнаштырылган.

Татарстаннан читтә урнашкан татар авылы Шыгырдан төркеменә дә күз салыйк. «Шыгырдан_ Welcom» дип исемләнгән бу төркемгә 6946 кеше язылган. Төркем тулаем белдерүләрдән генә тора дияргә мөмкин. Шулай булмыйча, биредә реклама урнаштыру бушлай икән, тик бу бәхет атнасына бер генә мәртәбә тәти.
Күзәтүләрдән соң мондый нәтиҗәләр чыгарыга мөмкин:

1) Күп администраторлар чын исемнәрен яшерә, башка исем астында сәхифә булдырып, шуның аша эш итә. Ә чикләвек имәндә икән! «Админ»нарга бик күп начар сүзләр язалар, хәтта куркыту очраклары була, шунлыктан, алар үзләренең чын исемнәрен яшерергә мәҗбүр. Актаныш төркеме җитәкчесе Афанасий бу турыда болай ди: «Мондый төркемнәрне җитәкләгән башка админнар кебек үк, куркынычсызлыклык максталарында, үз исемемне атый алмыйм».

2) Күп төркемнәр реклама барәбәренә генә яши. Администрарларның күбесе аларны акча эшләү максатында куллана.

3) Аралашу, күбесенчә, рус телендә бара. Тормышта татарча аралашучы яшьләр дә, Интернет киңлекләрендә никтер русча арашуны кулай күрә.

Зилә Сабитова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев