Логотип Идель
Татарстаным бар!

ОСКАР КУЧЕРА КАЗАНГА БАЛЫК ШУЛПАСЫ АШАРГА КИЛӘ!

Конфедерацияләр Кубогы вакытында җырлап та, ашап та булачак! Моның өчен Казанда махсус экскурсияләр, туристлар өчен программалар, фестивальләр каралган. Балык һәм җыр-бию яратучылар өчен бу – менә дигән бүләк.

16-22 июнь көннәрендә Казанда FISHKA дип аталган гастрономия балык атнасы уза. Аның төп максаты – Татарстаныбызда җитештерелгән балык төрләрен популярлаштыру. Әлеге чараның төп геройлары – чөгә, карп, форель балыклары.

16 июнь көнне шәһәребезнең иң яхшы 10 рестораны һәм 5 фаст-фуд челтәре вәкилләре халыкны балык шулпасын пешерүнең әллә никадәр рецепты белән шаккаттырачак. Махсус мәйданчыкларда балык пешерү, бәйрәм табынын әзерләү cерләренә төшендерәчәкләр.

– 17 июнь көнне 1000 литрлы казанда «Зур Казан балык шулпасы»н пешерәчәкләр. Килгән кунаклар арасында танылган шоумен Оскар Кучера да бар. Бу шулпадан һәркем авыз итә алачак. Моның өчен бары тик фестивальгә килергә генә кирәк, – ди Татарстан Туризм буенча дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов.

Конфедерацияләр Кубогы вакытында кунакларга «Казан вкусов» дип аталган өр-яңа гастрономия экскурсия программасы тәкъдим ителәчәк. Ул әлеге спорт чарасы тәмамлангач та эшләячәк. Экскурсия дәвамында татар милли ризыкларыннан авыз итү мөмкинлеге дә каралган.

Татарстан башкаласы кунакларга бай мәдәни программа да тәкъдим итә. Казанның барлык музейлары гадәти режимда эшләячәк. Шулай ук 27 июнь көнне «Иман нуры» фестивале көтелә. 30 июнь – 1 июль аралыгында The Kremlin Confederation of Art фестивалендә хор коллективлары, пианистлар оркестры чыгыш ясаячак.

Конфедерацияләр Кубогы вакытында чаралар Казан белән генә чикләнми. Болгар, Зөя, Алабуга, Чистай шәһәрләре дә кунаклар көтә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев