Татарстаным бар!
МӘКТӘП ШОФЕРЛАРЫНА ДА - ТРЕНИНГ
Татарстанда үз автобуслары булмаган бер генә мәктәп тә калмагандыр инде ул! Сары төстәге автобуслар әллә каян ук мәктәп машинасы килгәнен таныта. Бу автобус йөртүчеләрне дә махсус курсларда укыта башлаганнар. Аларны балаларны куркынычсыз итеп йөртү серләренә төшендерәләр икән.
«Биектау» автодромында 100дән артык мәктәп автобусы йөртүчесе шундый тренинг узган. Бу проект – «Форд Соллерс» компаниясенең хәйрия акцияләренең берсе, дип хәбәр итә Татарстанның Мәгариф һәм фән министрлыгы.
Республикабыздагы барлык мәктәп автобусларында да «ГЛОНАСС+112» системасы урнаштырылган. Автобусларның нинди тизлек белән баруларын да һәрвакыт контрольдә тоталар. Хәтта йөртүче белән тиз арада сөйләшергә кирәк булганда, аның белән турыдан-туры элемтәгә чыгалар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
17 октября 2024 - 15:00
ӘЛМӘТ ТЕАТРЫ 80 ЕЛЛЫК ЮБИЛЕЕН НИЧЕК ҮТКӘРӘ?
-
12 октября 2024 - 19:20
ТАТАРСТАНДА БЕРЕНЧЕЛӘР ХӘРӘКӘТЕ ЛИДЕРЫН САЙЛЫЙЛАР
-
11 октября 2024 - 16:30
Татарстан яшүсмерләре «Дипломатиянең мәктәп клублары» федераль проектында катнаша
-
11 октября 2024 - 15:15
«Әйдә ШаяРТ» татар КВН лигасының яңа сезонында нинди командалар катнаша?
Нет комментариев