Татарстаным бар!
КРИШТИАНУ РОНАЛДУНЫ КИЧӘ МАТЧКА КАЗАН ЕГЕТЕ РИФАТ АЛЫП ЧЫККАН
Кем генә кичә Португалия – Мексика матчын карамый калды икән? Футболны җене сөймәүчеләр дә күз чите белән уенны күзәтте. Роналду фанатлары кунакханә төбендә сакласа, бу гап-гади Казан егете аны футбол кырына алып чыкты!
Дөньякүләм танылган футболчыны «Казан Арена» матчына алып чыккан малай, синең белән минем кебек, гап-гади кеше. Тик бу юлы аңа бәхет күбрәк елмайган. Ул кичә Португалия – Мексика матчына Роналду белән кулга-кул тотынып чыкты!
Рифат Ганиев Казанның Мәскәү районының «Тасма» Балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбенә йөри. Ул – «Макдоналдс белән бергә FIFA 2017 Конфедерацияләр Кубогына» программасы катнашучысы.
«Ялкын» журналы Рифат белән әңгәмә әзерли. Күзәтеп барыгыз!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
23 октября 2026 - 11:57
КАЗАНДА «ПРОФИЛАРТ» ТЕАТР БӘЙГЕСЕНӘ ЙОМГАК ЯСАЯЧАКЛАР
-
23 октября 2026 - 10:52
ТӘРТИП ӨЧЕН «ИКЕЛЕ» КУЙСАЛАР, МӘКТӘП ӘТИ-ӘНИЛӘРНЕ ЧАКЫРАЧАК
-
22 октября 2026 - 08:01
ЛАЗЕРТАГ РӘСМИ СПОРТ ТӨРЕ БУЛЫП ТАНЫЛДЫ
-
21 октября 2026 - 11:13
КОФЕИНЛЫ ЭЧЕМЛЕКЛӘР БАЛАЛАРНЫҢ ЙОКЫСЫНА ҺӘМ КӘЕФЕНӘ ЙОГЫНТЫ ЯСАРГА МӨМКИН
Нет комментариев