Логотип Идель
Татарстаным бар!

КОНФЕДЕРАЦИЯЛӘР КУБОГЫ: КАЗАН ӘЗЕР!

17 июньнән 2 июльгә кадәр Россиянең 4 шәһәрендә Конфедерацияләр Кубогы-2017 узачак. Бүген “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы мәйданында Конфедерацияләр Кубогын үткәрүгә әзерлек торышы турында пресс-конференция үтте. Чарага ТРның яшьләр һәм спорт министры урынбасары Мингулов Алмаз Минвазыйх улы һәм Казан шәһәренең муниципаль берәмлеге Башкарма комитеты вәкиле Ивачев Роман Евгеньевич килгән иде.

Алмаз Мингулов журналистларга: “Тулаем алганда, Конфедерацияләр Кубогын үткәрүгә без әзер. Калган мәсьәләләр эш барышында хәл ителәчәк”, - дип хәбәр итте.

Беренче уен 18 июнь көнне 18.00 дә узачак, Португалия – Мексика арасында булачак әлеге матч «Казан Арена» стадионында булыр дип көтелә.

Калган уеннар “Рубин”, “Электрон” стадионнарында һәм “Үзәк стадион”ында үтәчәк.

Билгеле булганча, уеннарга билетлары булган җанатарлар Казан буенча гына түгел, Конфедерацияләр Кубогы ярышлары үткәрелүче калган шәһәрләр арасында да бушлай хәрәкәт итә алачак.

Казанда барлыгы 4 уен уйналачак. Беренче уенга 60-70% билет сатылган инде, 90%ка кадәр билет сатылыр дип көтелә.

Зилә Сабитова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев