Татарстаным бар!
КОНФЕДЕРАЦИЯЛӘР КУБОГЫ: ФУТБОЛ СӨЮЧЕЛӘР МАТЧАПУРИ АШЫЙ!
Нинди генә гурман булсаң да, синең әле «матчапури» дигән ризык турында ишеткәнең юктыр. Казалылар Конфедерацияләр Кубогы вакытында кабаттан мөгез чыгарды! Хәзер футбол белән җенләнүчеләрнең үзләренең рәсми ризыгы бар. Ул – матчапури!
2017 елгы Конфедерацияләр Кубогы вакытында Казан кафе-рестораннары кунакларга ни генә тәкъдим итми. Кайберләре хәтта татар милли ризыкларыннан авыз итеп кенә калмыйча, аларны үзләренә ясап карарга да мөмкинлек бирә. Ә шәһәребездәге грузин кухнясын яратучылар, барсын да уздырып, футбол кыры рәвешендәге хачапури пешергән!
Аджарча ясалган хачапурины бераз үзгәрткәннәр дә, һәм ул… матчапури булган! Яңа ризыкка бер тавык йомыркасы урынына 11 бытбылдык йомыркасын салалар икән. Йомырка сарысы футбол кырындагы 11 уенчыны хәтерләтә. Ризыкның исемен дә «футболлаштырганнар». Ризык формасы белән дә футбол кырын хәтерләтә. «Уенчы»ларны , ягъни йомырка сарысын 4–4–2 схемасы буенча урнаштырганнар.
Матчапури идеясе Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка да ошаган! Ул аны башка кафе-рестораннарга да пешерергә тәкъдим иткән. Тик әлеге матчапурины Конфедерацияләр Кубогы вакытында гына пешерәчәкләр һәм ул популярлык казана икән!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
8 сентября 2026 - 12:09
ТАТАРСТАН МӘКТӘП УКУЧЫЛАРЫ КӨЗГЕ КАНИКУЛЛАРДА 13 КӨН ЯЛ ИТӘЧӘК
-
7 сентября 2026 - 11:50
МӘКТӘПЛӘР АТА-АНАЛАРДАН ДӘРЕСЛЕК, РЕМОНТ ҺӘМ ҖИҺАЗЛАР ӨЧЕН АКЧА ТАЛӘП ИТӘ АЛМЫЙ
-
4 сентября 2026 - 11:46
РОССИЯДӘ ЯШЬЛӘРНЕ ВЕРБОВКАЛАУДАН САКЛАУГА ЮНӘЛДЕРЕЛГӘН «ВЫХОД 31» ПРОЕКТЫ ЭШЛИ БАШЛАДЫ
-
4 сентября 2026 - 09:01
9 СЫЙНЫФ УКУЧЫЛАРЫ ӨЧЕН ТАРИХТАН ТЕЛДӘН ИМТИХАН «ЗАЧЕТ/НЕЗАЧЕТ» ФОРМАТЫНДА БУЛАЧАК
Нет комментариев