Татарстаным бар!
КХТИДА ЯҢА РЕКТОР: ДЬЯКОНОВ САУБУЛЛАШТЫ
46 яшьлек Сергей Юшко бүгеннән башлап – КХТИ ректоры вазыйфаларын башкаручы. Вузның элеккеге ректоры Герман Дьяконов 2007 елда үк КХТИны җитәкли башлаган була…
Бүген Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин тәкъдим иткән Сергей Юшко 10 ел буе «Идея» технопаркын җитәкләде. Белгечләр фаразлавынча, ул 1 ел буе ректор вазыйфаларын башкарачак. Аннан соң вузда йә сайлаулар узачак, йә тавыш бирү бөтенләй булмаячак.
Ә Герман Дяконовның икенче ректорлык срогы әле 18 июльдә генә тәмамлана торган булган. Ләкин ул үзенең кандидатурасын алып аткан. Нәтиҗәдә, ректорлык өчен көрәштә 4 кандидат калган. Алар арасында Юшко булмаган. Россиянең Мәгариф һәм фән министрлыгы булган кандидатураларны кире каккач, ректор вазыйфаларын башкаручы итеп башка кешене куйганнар.
Моңа кадәр Дьяконовның китүе турында имеш-мимешләр йөргән иде инде. Җитмәсә, 2016 елда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та КХТИның элекееге ректорын халык алдында тәнкыйть утына салды. Дьяконовка юл төзелеше өлкәсендәге инновацияләрне уйлап табу буенча киңәшмәдө булмавы өчен эләкте.
Хәер, бу җитешсезлек бердәнбере түгел. КИТТУ (КХТИ) фәнни эшчәнлек буенча элеккеге проректоры акча урлаганы өчен 6,5 елга ирегеннән мәхрүм ителде. Ул бу эшчәнлектә университетта ришвәтчелек системасын булдырган өчен ректорны гаепләде.

Белешмә:
Сергей Юшко КАИны тәмамлаган. Ә докторлык диссертациясен ул КХТИда яклаган. Ул шулай ук техник фәннәр докторы, КХТИның мәгълүмати технологияләр факультеты деканы. Шулай ук инженер компьютер графикасы һәм автоматлаштырылган проектлаштыру кафедрасы мөдире дә әле.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
8 сентября 2026 - 12:09
ТАТАРСТАН МӘКТӘП УКУЧЫЛАРЫ КӨЗГЕ КАНИКУЛЛАРДА 13 КӨН ЯЛ ИТӘЧӘК
-
7 сентября 2026 - 11:50
МӘКТӘПЛӘР АТА-АНАЛАРДАН ДӘРЕСЛЕК, РЕМОНТ ҺӘМ ҖИҺАЗЛАР ӨЧЕН АКЧА ТАЛӘП ИТӘ АЛМЫЙ
-
4 сентября 2026 - 11:46
РОССИЯДӘ ЯШЬЛӘРНЕ ВЕРБОВКАЛАУДАН САКЛАУГА ЮНӘЛДЕРЕЛГӘН «ВЫХОД 31» ПРОЕКТЫ ЭШЛИ БАШЛАДЫ
-
4 сентября 2026 - 09:01
9 СЫЙНЫФ УКУЧЫЛАРЫ ӨЧЕН ТАРИХТАН ТЕЛДӘН ИМТИХАН «ЗАЧЕТ/НЕЗАЧЕТ» ФОРМАТЫНДА БУЛАЧАК
Нет комментариев