Логотип Идель
Татарстаным бар!

КЕСӘДӘ – ПАСПОРТ. ИҢНӘРДӘ – ҖАВАПЛЫЛЫК

Әти-әни өчен әле һаман да кечкенә бала булсалар да, алар «зур» кешеләргә әйләнделәр - Россиянең яшь гражданины статусын алдылар. Аптырамагыз, сүзем Россия паспорты алган 14 яшьлек малайлар һәм кызлар турында. 14 март көнне аларга Татарстаның милли музеенда тантаналы рәвештә паспортлар бирелде.
Әлеге тантаналы чара «Мин – Россия гражданины! Мин – Татарстан баласы!» проекты кысаларында уздырылды һәм «Ныклы гаилә» исеме астында үткәрелде. 2013 елдан башлап, ел саен яшь гражданнар паспортларын танылган шәхесләребез кулларыннан алалар.

Ишек катында ук Гөлнара апа Гыйләҗетдинова белән күрештек. «Кызымның шундый зур булуына ышана алмыйм, минем өчен ул кечкенә бит әле», – ди аптырап. Ә янында кызы Динара елмаеп басып тора. Үзен бик тыйнак тотса да, «ут яңган» күзләре аның ни кадәр шат булуын күрсәтә. Динара 6нчы гимназиянең 7нче сыйныфында укый икән. Бер карасаң, дөрестән дә, бик кечкенә әле Динара. Икенче яктан, ул инде бик зур.

– Бу – минем олы тормышка керүемне дәлилли торган беренче документ. Паспортны монда – Милли музейда алуым исә икеләтә куандыра. Бу көн гомергә истә калачак. Дөресен генә әйткәндә, үземне олы итеп сизмим, паспортым булса да, бала буласы килә әлегә, – ди Динара үзе.



Ә 179нчы мәктәпнең 7нче сыйныф укучысы Роман Хохлов өчен бу көн тантаналы. Ләкин паспорт алуга карап кына тормышында берни дә үзгәрмәячәк икән. «Хәзер үзеңне зур дип тоясыңдыр инде?!» – дим шаярып. Ә Роман бик җитди булырга тырышып, «Мин үземне һәрчак олыларча тотам һәм хис итәм. Ә паспорт ул – минем хокукларымны һәм бурычларымны ныгыта торган рәсми документ кына», – ди Роман. Менә сиңа мә! Көлдерергә, шаярырга күпме тырышсам да, Романның җитди образын җимереп булмады.

84нче мәктәпнең 7нче сыйныф укучысы Карина Романова өчен бу көннең бәйрәм булуы әллә кайдан күренеп тора иде. Кызыл кичке күлмәк, матур итеп ясалган толымнар Каринада гына түгел, бөтенебездә бәйрәм кәефе булдырды.

– Мин бик бәхетле! Бу көн минем өчен мөһим. Паспорт алганда, чактан гына елап җибәрмәдем, шатлыгым эчемә сыйный. Әлбәттә, мин үземне зур дип хис итәм, хәзер исә яңа үрләргә күтәрелергә көч тә, мөмкинлекләр дә артты дип саныйм, – ди үзе.

Яшь гражданнарга паспортларны ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, Татарстаның атказанган мәдәният эшлеклесе, Татарстан Республикасы халкын иҗтимагый яклау хезмәтенең атказанган хезмәткәре Татьяна Ларионова кулыннан алдылар.

– Һәр кеше тормышында бу – бик мөһим көн. Әлеге вакыйганың шундый матур һәм истәлекле итеп үтүенә мин чиксез шатмын, – ди Татьяна Петровна. Татьяна Ларионова үзе паспортын милиция бүлегенең паспорт өстәлендә кечкенә генә тәрәзәдән алган икән. «Паспорт тапшыру процессына үзгәрешләр кертүне мин бик хуплыйм. Бу көн тантаналы чара һәм якты хисләр белән истәк калырга тиеш, дип саныйм. Киләчәктә бу документыгызда кияүгә чыгу, өйләнү турында матур язмалар гына барлыкка килсен иде. Ә корган гаиләләрегез ныклы һәм бәхетле булсын. Матур гаилә балалар тугач тагын да ныгый. Шуңа күрә паспортларыгызның бер битендә балалар туу турында да мәгълүмат барлыкка килсен».

Ә беренче паспортларын кулларына алган балалар, чыннан да, бәхетле. Иреннәре белән генә түгел, күзләре, йөрәкләре белән елмаялар алар. Сабыйларының үсүләрен аңлаган әти-әниләр сиздерми генә күз яшьләрен сөртә.

Алинә Сысоева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев