Логотип Идель
Татарстаным бар!

КАЗАНДА АВИАЯРЫШЛАР УЗАЧАК

Казанда Red Bull Air Race дөнья чемпионаты этабы узачак. 

Тарихта беренче тапкыр Россия Red Bull Air Race дөнья чемпионаты этабын кабул итәчәк. Авиаярышлар дебюты 22-23 июльдә була.

Чемпионат җитәкчелеге бишенче этапның Challenger классындагы ике ярышын Казанда уздырырга булган.

Календарьга бу үзгәрешләр Тиба шәһәрендә (Япония) узышларны үткәрү мөмкинлеге югалу сәбәпле кертелгән. Рәсми чыганаклар башка үзгәрешләр булмаячак дип белдерә.

Казанга күчерелгән ярыш очучыларга чемпионны һәм быелгы сезонның лидерын – Флориан Бергерны куып тоту мөмкинлеген бирә. Бергер - Россиядәге этапта катнашмаучы бердәнбер очучы.

[caption id="attachment_16995" align="aligncenter" width="721"] Nicolas Ivanoff of France performs during the qualifying day at the third stage of the Red Bull Air Race World Championship in Chiba, Japan on June 3, 2017.[/caption]




Red Bull Air Race чемпионатының тарихы 2005 елдан ук башланган. Red Bull спорт экспертлары төркеменең беренче идеясе дөньядагы иң катлаулы һава узышларын оештыру була. Нәтиҗә бөтен өметләрне дә узып киткән.

Red Bull Air Race чемпионатлары тиз арада уникаль, бернәрсә белән чагыша алмас күренешкә әйләнде. Очкычларның зур тизлеге, түбән биеклеге һәм гаҗәеп маневрлы булуы бу спорт төренә бары иң шәп очучыларны гына җыя.

[caption id="attachment_16996" align="aligncenter" width="721"] Matthias Dolderer of Germany prepares to take off during the qualifying day at the third stage of the Red Bull Air Race World Championship in Chiba, Japan on June 3, 2017.[/caption]

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев