Логотип Идель
Татарстаным бар!

КАЗАН - СОЧИ - КАЗАН: ҮЗЕБЕЗНЕ КҮРСӘТИК /ИНФОГРАФИКА/

Татарстанлылар гына түгел, дөньяның 180 иле яшьләре көткән көн килеп җитә. 14 октябрь – бу көнне Сочида XIX Бөтендөнья яшьләр һәм студентлар фестивале башлана. Татарстанлылар да 400 кешелек делегация белән бара. Бу уңайдан, «Ялкын» инфографика тәкъдим итә.











Татарстан делегациясенә КФУ һәм КДМУ студенты, Татарстан Яшьләр хакимияте рәисенең сәламәтлек саклау мәсьәләләре буенча урынбасары Андрей Анисимов та бар:

– Әлеге фестивальдә катнашыр өчен мин башта читтән торып уздырылган турда катнаштым. Аннары киләсе этапка үттем. Сочида мин «Глобаль белем бирү һәм фән киләчәге» мәйданчыгында катнашам. Республикабызны без «Tatarstan for YOUth» дип аталган күргәзмәдә дә тәкъдим итәчәкбез, – ди Андрей.

Егет хирургия һәм медицина хокукы өлкәсендә грантларга ирешкән, төрле фәнни конференцияләрдә җиңеп чыккан. Ул әле күптән түгел генә Америка кушма штатларында симпозиумда катнашып кайткан кешеләрнең берсе дә.

«Россия студентлары гүзәле-2016», «Татарстан гүзәле-2016» исемнәрен яулаган кыз Диләрә Ялалтынова «Иҗади яшьләр» мәйданчыгында катнашачак.

Татарстан делегациясенең махсус экипировкасы да бар. Ул спорт һәм дискуссия мәйданчыклары өчен махсус рәвештә эшләнелгән. Делегатлар Сочига 12 октябрьдә Үзәк тимер юл вокзалыннан иртәнге сәгать 10да кузгалып китәчәк.









Алинә МИННЕВӘЛИЕВА әзерләде

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев