ТАТАРСТАН ПИЛОТЛАРЫ ЧЕМПИОНЛЫК ТИТУЛЫ ӨЧЕН КӨРӘШНЕ ДӘВАМ ИТӘЧӘК!
27- 28 август көннәрендә Смоленский боҗрасында Татарстан пилотлары Чемпионлык титулы һәм Россия Кубогы өчен көрәшне дәвам итәчәк!
Татарстанда узган ярышлар турында узган саныбызда Искәндәр абый Хәбибуллин язып чыккан иде инде. Киләсе этаплар турында бераз сөйләп узарга булдык. Киләсе ярыш Дорогобуж артындагы автодромда узачак. Иң-иңләр арасында Татарстан егетләре дә бар.

Туринг-Лайт классында җиңү яуларга мөмкин кешеләр исемлегендә безнекеләр дә бар. Казан клубы SUVAR Motorsport әгъзалары Ильсур АХМЕТВАЛЕЕВ һәм аның иңдәше Ильдар РАХМАТУЛЛИНга уңышлар теләп калабыз. Егетләр Чемпионатның ни икәнен яхшы белә, бу аларның беренче генә ярышы түгел!
Чарада иң көчле 200 артык хэтчбек машиналарның үзара көч сынашуы көтеләчәк: LADA Kalina NFR, Kia Rio, Volkswagen Polo, Peugeot 208, Ford Fiesta, SEAT Ibiza и Renault Twingo тамашачының күңелен алачак дип уйлыйбыз.

Иң күп кешеле зачетта Казан егете Василий КОРАБЛЕВ сынатмас дип өмет итәбез. Хәерле сәгатьтә, батырлар!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
8 сентября 2026 - 12:09
ТАТАРСТАН МӘКТӘП УКУЧЫЛАРЫ КӨЗГЕ КАНИКУЛЛАРДА 13 КӨН ЯЛ ИТӘЧӘК
-
7 сентября 2026 - 11:50
МӘКТӘПЛӘР АТА-АНАЛАРДАН ДӘРЕСЛЕК, РЕМОНТ ҺӘМ ҖИҺАЗЛАР ӨЧЕН АКЧА ТАЛӘП ИТӘ АЛМЫЙ
-
4 сентября 2026 - 11:46
РОССИЯДӘ ЯШЬЛӘРНЕ ВЕРБОВКАЛАУДАН САКЛАУГА ЮНӘЛДЕРЕЛГӘН «ВЫХОД 31» ПРОЕКТЫ ЭШЛИ БАШЛАДЫ
-
4 сентября 2026 - 09:01
9 СЫЙНЫФ УКУЧЫЛАРЫ ӨЧЕН ТАРИХТАН ТЕЛДӘН ИМТИХАН «ЗАЧЕТ/НЕЗАЧЕТ» ФОРМАТЫНДА БУЛАЧАК
Нет комментариев